В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышларның 8 февральдә Үзәк стадионда узачак беренче этабында 150 яшь спортчы катнашыр дип көтелә
Фото Татарстан Республикасы Триатлон федерациясе матбугат хезмәтеннән алынды
Катнашучылар кышкы дуатлонның 3 чакрымга кадәр озынлыктагы чаңгы һәм йөгерү трассаларын узачак. Шул ук көнне триатлон буенча Казан чемпионаты һәм беренчелеге оештырыла.
Триатлон буенча балалар лигасы ярышларының сигез этабы ел дәвамында Татарстан Республикасында 7 яшьтән 12 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар арасында узачак.
Ярышларның алдагы этапларына кышкы дуатлоннан тыш триатлон, акватлон һәм дуатлон-кросс төрләре кертелә. Акватлон буенча икенче этап ярышлары бу елның апрель аенда узачак. Триатлон буенча балалар лигасының спорт стартларына йомгаклау нәтиҗәләре 2026 елның декабрендә Казанда ясалачак.

Триатлон буенча Татарстан Республикасы балалар лигасы 2020 елдан Татарстан Хөкүмәте, Казан мэриясе һәм Россия җыелма командаларының Спорт әзерлеге үзәге ярдәмендә Татарстан Республикасы Триатлон федерациясе тарафыннан үткәрелә. Казан шәһәре башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин Татарстан Республикасы Триатлон федерациясе белән җитәкчелек итә. 2024 елда «СМУ-88» компанияләр төркеме Балалар лигасының генераль партнеры булды.
Узган ел Лиганың республика ярышларында 1700 дән артык яшь триатлончы катнашкан. 2025 елның декабрендә ел дәвамында балаларга кагылышлы спорт инициативаларын үстерүгә эзлекле өлеш кертүе өчен СМУ-88 оешмасы Казан мэриясенең «Ел партнеры» дип билгеләнгән. Әлеге статусны ел саен үткәрелә торган «Спорт белән данлы Казан» премиясендә бирделәр, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Триатлон федерациясе матбугат хезмәте.
Алдарак Казанда А.В.Тарасов исемендәге «Алтын алка» яшь хоккейчылар клубының Бөтенроссия ярышлары буенча шәһәр этабы матчлары дәвам ителүе турында хәбәр ителгән иде. Бу сезонда бозга барлыгы 1 мең 475 уенчыдан торган 59 команда чыккан. Шәһәр турнирының финал этабы 11 февральдә башлана һәм өч атна дәвам итәчәк.