Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.01.2026, 09:11

Казанның «Ракета» стадионында трибуналар бинасын яңарталар

Эшләрне ел ахырына кадәр тәмамларга ниятлиләр

Денис Гордийко фотосы

Казанның Дәрвишләр бистәсендә урнашкан «Ракета» стадионындагы трибуналар бинасын төзекләндерү эшләре дәвам итә. Объектта инженерлык челтәрләре тулысынча алыштырылачак, беренче катта түбә җылытылачак, шулай ук чишенү бүлмәләре һәм кабинетлар яңартылачак. Эшләрне ел ахырына кадәр тәмамларга ниятлиләр, дип хәбәр итә Физик тәрбия һәм спорт комитеты.

Стадионда капиталь төзекләндерү эшләре 2022 елда башланган, аны этаплап үткәрәләр. Эшләр барышында спорт объектында стадион кырын суыту өчен ике станцияне алыштырганнар, аларны яңа электр челтәрләренә тоташтырганнар, шулай ук яктырту мачталарын төзекләндергәннәр. Футбол кыры астындагы торбалар системасын алыштырганнар, пар яки сыеклык җибәрү өчен торба кисемтәләрен тулысынча яңартып, яңа коллектор урнаштырганнар.

Моннан тыш, стадионның ясалма өслеге яңартылган һәм футбол кырының нигезе төзекләндерелгән, йөгерү юллары салынган. Шулай ук трибуналар җылытылган һәм алар урнашкан бинаның дүртенче катында түбә алыштырылган. Инженерлык челтәрләре өлешендә эшчеләр тышкы челтәрләрне һәм яңгыр сулары канализациясен алыштырган. Эшләр тәмамланганнан соң, стадион территориясен төзекләндергәннәр.

2025 елда стадионда су белән тәэмин итү системасын алыштырганнар, җылыту радиаторларын көйләгәннәр, җылыту торбаларын гомумшәһәр трассасына тоташтырганнар һәм бинаның фасадын җылытканнар. Моннан тыш, эшчеләр трибуна бинасында тышкы канализация челтәре сузганнар, индивидуаль җылылык пунктларын монтажлаганнар, дүртенче катның фасадын буяганнар, баскычларны сүткәннәр. Эшчеләр шулай ук подвалдагы җылыту торбаларын җылытканнар, керү урыннарына идән плиткасы җәйгәннәр, дүртенче кат түбәсенең яңгыр сулары агып төшә торган канализациясен яңартканнар.

Исегезгә төшерәбез, «Ракета» стадионы – 1947 елда, ә аның трибуналары 1960 еллар ахырында төзелгән. XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада алдыннан объектта стадион кырындагы торбалар системасы, футбол кыры өслеге алыштырылган, трибуна бүлмәләрен, бинаның фасадын төзекләндергәннәр, яңа пыялалы җайланмалар урнаштырганнар. 80 ел эчендә стадионның боз катыру җайланмаларын һәм махсус техниканы да кертеп, инженер-техник базасы тузган һәм тиешле таләпләргә туры килми башлаган.

Барлык яңалыклар