В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
5 апрель көнне проектның кышкы-язгы сезонына йомгак ясала
Денис Гордийко фотосы
Салават күпере торак массивында буыннар гимнастикасы, аэробика һәм спорт белән бәйле сузылу-тартылу дәресе оештырыла. Күнекмәләр 12:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Физик тәрбия һәм спорт комитеты матбугат хезмәте.
Сулыш алу техникасын кулланып, диафрагма белән дөрес эшләргә өйрәнергә теләүчеләрне «Светлая Долина» торак комплексында көтәләр. Күнегүләр ярдәмендә лимфа системасы яхшырак эшли башлаячак, иммунитет ныгыячак. Сулыш гимнастикасы 18:00 сәгатьтә башлана.
Оештыручылар чараларга килүчеләрдән үзләре белән җылы су алуларын, һава торышына карап уңайлы кием һәм аяк киеме киюләрен сорый.
«Йорт янында спорт» телеграм-каналында үткәреләсе чаралар хакында тулырак мәгълүмат алырга һәм үзең теләгән күнегүләргә язылырга була.