В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Өченче сезонның йомгаклау турниры апрель азагында уздырыла
Денис Гордийко фотосы
Өченче сезонның беренче ярышлары узган елның декабрендә уздырылган. Төрле дисциплиналар: шашка, шахмат, йөзү, өстәл теннисы, волейбол, мини-волейбол, чаңгы ярышлары һәм дартс буенча сигез турнир үткәрелгән.
Спартакиадада 91 яшьлек Георгий Гаврилов катнашты. Спартакиадада катнашкан иң өлкән яшьтәге казанлы шахмат турнирында көч сынашты, дип хәбәр итә Физик тәрбия һәм спорт комитеты.
Исегезгә төшерәбез, узган ел икенче сезонны ябу һәм «Йөзьяшәрләр уены. Яшәү яме» спартакиадасы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы «Трудовые резервы» стадионында узган иде. Өлкән яшьтәге катнашучылар арасында ун дисциплина буенча меңнән артык шәхси бүләк һәм 270 бүләк кубок уйнатылган.
«Йөзьяшәрләр уены. Яшәү яме» спартакиадасы 2023 елның октябрендә Казан мэры Илсур Метшин тәкъдиме белән башланган. «Яшәү яме» проекты ТР башкаласында 2016 елдан бирле гамәлгә ашырыла һәм өлкән яшьтәге казанлыларның актив яшәү рәвешен саклауга юнәлдерелгән.
Ил төбәкләрендә «Актив озак яшәү» программалары илкүләм «Гаилә» проекты буенча гамәлгә ашырыла.