Контракт буенча хәрби хезмәткә рәсмиләштерү үзәге Воровский урамындагы 25 нче йортта урнашкан. Ул документлар һәм медицина белешмәләре җыюда вакытны шактый экономияләргә мөмкинлек бирә. «Батыр» үзәге «бердәм тәрәзә» принцибы буенча кабул итә һәм 5 гади адым тәкъдим итә:
1. Үзәктә мөрәҗәгать итүчене администратор каршы ала, ул гомуми мәгълүмат бирә һәм булган тәҗрибәсенә карап төркемнәргә бүлә.
2. Рекрутер түләүләр, ташламалар һәм хезмәт шартлары турында сөйли, хәрби белгечлекне алдан билгели.
3. Менеджер шәхси эшне кирәкле документлардан формалаштырырга ярдәм итә: гаризадан һәм автобиографиядән алып кирәкле документларның күчермәләренә кадәр.
4. Кирәк булганда хәрби комиссариат вәкиле хәрби билетны торгызуда, гражданлык хәле актларын теркәү вәкиле туу турында таныклыкны торгызуда ярдәм итә, ә Эчке эшләр министрлыгы вәкиле тиешле запрослар ясый, мәгълүматны тикшерә һәм башкалар.
5. Мөрәҗәгать иткән кешене дежур машинада 16 нчы поликлиникага алып китәләр, анда ул «яшел коридор» буенча хирург, стоматолог, дерматовенеролог, психиатр, офтальмолог, терапевт, отоларинголог, невролог кебек табибларда тулы тикшерү циклы үтә. Лаборатория диагностикасы үткәрәләр (токсикология, гомуми кан анализы, кардиограмма, флюорография һ.б.), психо-, нарко- һәм туберкулез диспансерларыннан кирәкле белешмәләр бирәләр.
Медицина комиссиясен узу уртача 1,5 сәгать вакыт ала. Анализ нәтиҗәләрен көтәргә кирәкми – алар шунда ук «Батыр» үзәгенә килә. Шулай итеп, барлык документларны җыю тәүлектән дә азрак вакыт ала.
Өстәмә мәгълүматны +7(843)299-17-71 телефоны буенча һәм
сайтта алырга мөмкин алырга.