Калдыкларны төрле контейнерлардан чыгару төрле чүп ташу машиналары белән башкарыла. Аларның һәркайсының төрле маршруты һәм чүп чыгару вакыты бар.
Идарәче компаниянең каты коммуналь калдыкларны чыгару графигы бар. Ике контейнерга аерылган чүп савытлар тулу белән чыгарылыр, дип көтелә. Азык-төлек калдыклары хәзер күп булмау сәбәпле, алар өчен куелган контейнер да тиз тулмаячак.
Металл, пластик шешәләр, кәгазь һәм пыяла өчен билгеләнгән икенче контейнерны ешрак алып чыгарга туры килер, мөгаен. Шул ук вакытта, ел фасылына карап, чүп чыгару ешлыгын билгели торган санитар нормалар да бар.
Сары тамгалы контейнерлар сәнәгать эшкәртүе өчен яраклы булган аралана торган коры чиста калдыкларга билгеләнгән. Аларга газеталар, дәфтәрләр, кәгазь, катыргы, пыяла банкалар, шешәләр, ватылган пыяла, сөт һәм сөт продуктларыннан, су, сыра, сок һәм башка сыеклыклардан бушаган пластик шешәләр, канистрлар, чиләкләр, тазлар, полиэтилен пакетлар һәм пленка, эчемлекләр һәм консервлар өчен металл банкалар, капкачлар, аэрозоль баллоннары һәм башка тимерләр керә.
Соры тамгалы контейнерлар аралана торган дымлы һәм башка калдыклар өчен билгеләнгән. Бу категориягә азык-төлек калдыклары, журналлар, реклама буклетлары, листовкалар, ялтыравыклы кәгазьдән плакатлар, әзер продуктлардан пенопласт лотоклар, кофе стаканнары, сөт тетрапагы, кефир, соклар, чипсы пакетлары, торт, пирожный, салатлардан бушаган үтә күренмәле кыштырдавык тартмалар, кием-салым, текстиль, аяк киеме, юеш чүпрәкләр, чүпрәк-чапрак, юешләнгән катыргы һәм кәгазь һ.б. дымлы калдыклар керә.
Калдыкларны алар барлыкка килгән урыннарда коры һәм дымлы калдыкларга бүләргә кирәк. Дымлы калдыкларга, беренче чиратта, азык-төлек продуктлары керә, аларны макулатура (эшкәртүчеләр өчен аеруча кирәкле фракция) белән бер савытка салу измәгә генә әйләндерә, ул исә бары тик чүплеккә чыгарып ташларга гына яраклы була. Әгәр дә коры кәгазьгә юеш чүпрәк кебек әйберләр эләксә дә, шул ук хәл кабатлана.
Тамга салынган контейнерларга араланган каты көнкүреш калдыкларын төяү һәм чыгару төрле чүп ташу машиналары белән башкарыла.
Чүпләрне ахыргача аралап бетерү чүп эшкәртү станцияләрендә башкарыла.
Эшкәртелә торган калдыклар фракцияләргә бүленү һәм аларны алга таба эшкәртүгә җибәрү өчен аралау станцияләренә җибәрелә. Соры тамгалы контейнерлар күмү өчен каты көнкүреш калдыклары полигонына җибәрелә. Экобоксларга җыелган зыянлы калдыклар махсус предприятиеләргә эшкәртүгә юллана.
Әгәр каты көнкүреш калдыкларын аерым җыю өчен контейнерлар куелмаса, күпфатирлы йорт белән идарә итә торган идарәче оешмага мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Әгәр төрле контейнерлар бер чүп ташу машинасына төялә икән, Торак-коммуналь хуҗалык комитетына (420111, Казан шәһ., Кремль ур., 11, тел.: (843) 590-04-26 (кабул итү бүлмәсе), E-mail: gkh.kzn@tatar.ru) мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Әгәр чүпне вакытында алып китмиләр икән, күпфатирлы йорт белән идарә итә торган идарәче оешмага һәм Казанның тиешле районы администрациясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
- Казан шәһәре Башкарма комитетының Торак-коммуналь хуҗалыгы комитетына (420111, Казан ш., Кремль ур., 11, тел.: 590-04-26 (кабул итү бүлмәсе), E-mail: gkh.kzn@tatar.ru);
- «РЭО Радар» мәгълүмат системасына (call-үзәк: 8-800-600-90-08, сайт: radar.reo.ru).
Бу районда, чүпүткәргечле йортларга (алар коммуналь калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыюны гамәлгә кертүгә комачау итә) караганда, чүп өчен контейнер мәйданчыклары булган йортларның саны күбрәк. Бүген Яңа Савин һәм Идел буе районнарындагы кайбер йортларда чүп үткәргечләр калды. Моннан тыш, Авиатөзелеш районының идарәче компаниясе калдыкларны аралауга игътибар бирә һәм 20 адрес буенча пластик шешәләр җыю өчен аерым челтәр савытлар урнаштырган.
2018 елның 1-нче августыннан Казанның Авиатөзелеш районында калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыю сынау режимында кертелде. «Авиатөзелеш районы идарәче компаниясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте идарә иткән күпфатирлы йортларның 109 контейнер мәйданчыгында 428 контейнер урнаштырылды.
Проект нәтиҗәсе күрсәткәнчә, чыгарыла торган чүп күләме 15%-ка кимегән, аның 25%-ы эшкәртүгә китә.
Казанның барлык белем бирү учреждениеләре диярлек балаларга экологик тәрбия бирү буенча мәгълүмати проектта катнаша, шулай ук һәр мәктәптә диярлек файдаланылган батарейкаларны җыю өчен контейнерлар урнаштырылган.
Моннан тыш, белем бирү учреждениеләрендә, шул исәптән мәктәпкәчә учреждениеләрдә, экологик юнәлешле акцияләр үткәрелә: «Игелек капкачлары», макулатура җыю, «Төргәкнең икенче гомере», «Мин урманны сайлыйм» агач утырту акцияләре, «Батарейка тапшыр – табигатьне сакла!» бәйгесе, «Безнең белән бүлеш» флешмобы һәм башкалар.