Халык даими рәвештә макулатура, пыяла, металл, пластик тапшыра.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче гыйнвар). 2019 елда казанлылар эшкәртүгә 40 тонна икенчел чимал – макулатура, пыяла, металл, пластик тапшырдылар. Татарстан башкаласында даими рәвештә үткәрелә торган икенчел чималны җыю акцияләрендә йөзләгән шәһәр кешесе катнашты, ә «Экологично» хәрәкәтендәге волонтерлар саны 200 кешегә җитте.
Узган ел дәвамында экоактивистлар 6 фестивальдә катнашты һәм 80-нән артык чара оештырды, шул исәптән – 16 «Экоишегалды» һәм «Яңа ел экофесты» бәйрәмнәре, дип хәбәр итә проект авторлары.
Исегезгә төшерәбез, «Экологично» хәрәкәте - Казанда экологик яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән социаль проект.