Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.01.2025, 11:41

Казанда муниципаль мәгариф учреждениеләре җитәкчеләрен кадрлар резервына җыю башлана

Катнашу өчен документлар 13, 14, 17 һәм 18 февральдә кабул ителә

Казанда муниципаль мәгариф учреждениеләре җитәкчеләрен вакантлы вазыйфаларга билгеләү өчен идарәче кадрлар резервына кертүгә конкурс игълан иттеләр. Сайлап алуда Россия гражданнары гына катнаша ала. Документлар конкурсант тарафыннан билгеләнгән көннәрнең берсендә – 13, 14, 17 һәм 18 февральдә күрсәтелә, дип хәбәр иттеләр шәһәр мәгариф идарәсендә.

Катнашуга педагогик вазыйфаларда кимендә биш ел эш стажы булган, әзерлек юнәлешләренең берсе: «Дәүләт һәм муниципаль идарә», «Менеджмент» яисә «Персонал белән идарә итү» буенча югары белемле кандидатлар кертелә.

Шулай ук дәүләт һәм муниципаль идарә яисә менеджмент һәм икътисад өлкәсендә югары һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белемгә ия педагогик яисә җитәкче вазыйфаларда биш ел эш стажы булган гражданнар да гариза бирә ала.

Сайлап алуда катнашу өчен түбәндәге документларны тапшырырга кирәк

конкурста катнашучы кандидатлар өчен гариза;

үз кулы белән тутырылган һәм имзаланган анкета;

паспортның яисә аны алмаштыручы документның күчермәсе (тиешле документ конкурска килгәч шәхсән күрсәтелә);

хезмәт кенәгәсенең күчермәсе һәм/яки хезмәт эшчәнлеге турында белешмәләр;

һөнәри белем турында, шулай ук граждан теләге буенча – өстәмә һөнәри белем турында, гыйльми дәрәҗә, гыйльми исем бирү хакында документларның нотариаль яисә эш (хезмәт) урыны буенча кадрлар хезмәтләре тарафыннан таныкланган күчермәләре;

шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә язма ризалык;

хөкем ителү һәм (яисә) җинаять эзәрлекләве факты булу (булмау) турында, яисә җинаять эзәрлекләвен туктату турында белешмә (белешмәне Дәүләт хезмәтләре порталы аша яисә Карл Фукс урамындагы 3 нче йорт адресы буенча Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмат үзәгендә алырга мөмкин).

Конкурска барлык материалларны 9:30 дан 17:30 га кадәр Мәгариф идарәсендә кабул итәләр. Адресы: Большая Красная ур., 1 (315 каб.). Документлар үрнәкләре белән сылтама буенча танышырга була.

Өстәмә мәгълүмат өчен +7(843)223-23-80 (өстәмә 66321 яки 66322, мәгариф идарәсе); +7(843)522-92-75 (Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары буенча мәгариф бүлеге); +7(843)223-23-76 (өстәмә 66325, Совет районы буенча мәгариф бүлеге); +7(843)223-23-74 (өст. 66323, Вахитов һәм Идел буе районнары буенча бүлек); +7(843)223-23-75 (өст. 66324, Киров һәм Мәскәү районнары буенча бүлек).
Барлык яңалыклар