Ветеринария белгечләренә 20-21 нче апрельдә мөрәҗәгать итәргә мөмкин
Фото: Денис Гордийко
20 нче апрельдә мобиль пункт Иске Аракчино торак массивында Иске Аракчино урамы, 32 адресы буенча эшләячәк. Вакцинацияләү 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр оештырыла.
Бу көнне табиблар Красная Горка торак массивындагы Идел буе урамы, 97а адресы (мәдәният йорты янында) буенча да кизү торачак. Казанлылар ветеринария табибларына 14:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итә ала.
21 нче апрельдә бригадалар шәһәрлеләрне һәм аларның дүрт аяклы дусларын 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Игумново торак массивында 2 нче Аракчино урамы, 17 адресы буенча көтә. Консультация +7(843)555-02-08 телефоны буенча үткәрелә.
Шимбә көнне, 20 нче апрельдә, этләргә һәм мәчеләргә вакцинация Левченко торак массивында ясалачак. Акция 10:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр – Рәхимов урамы, 29 адресы буенча урнашкан «Полимер» мәдәният йорты янында, 13:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр Желатин урамы, 12/Завод урамы, 9 адресы буенча узачак. Өстәмә мәгълүматны +7(843)590-19-36 телефоны буенча алырга мөмкин.
20 нче апрельдә вакцинация мобиль пункты Петровский торак массивындагы Свобода урамы, 1 адресы буенча эшли. Казанлылар йорт хайваннарын 10:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр алып килә ала.
Шул ук көнне шәһәр халкын Кояшлы торак массивында көтәләр. Процедуралар 10:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр Чернопрудная урамы, 12а адресы буенча узачак.
21 нче апрельдә акцияләр 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Мирный торак массивында оештырыла. Бригадалар Яңа Дәүләки урамы, 16а һәм Рощинская урамы, 56 адреслары буенча кизү торачак.
Шулай ук якшәмбе көнне йорт хайваннарына котыру авыруына каршы прививканы Первомайский торак массивында 12:30 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр ясатырга мөмкин. Шәһәрлеләрне «Хәрби шәһәрчек-2»дәге 142/1 нче йорт янында көтәләр. Белешмәләр өчен телефон: +7(843)298-53-02.
Бушлай вакцинация Дәрвишләр бистәсендәге йорт хайваннары өчен дә оештырыла. Акция 21 нче апрельдә 10:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр Совет урамы, 18 адресы буенча урнашкан мәдәният йорты парковкасында узачак. Белгечләргә сорауларны +7(843)234-75-61 телефоны аша бирергә мөмкин, дип хәбәр иттеләр «Казанның дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУ матбугат хезмәтендә.