Бүгенге көндә ике районның поселокларында чүп җыю өчен 49 мәйданчык урнаштырылган.
Фото: Денис Гордийко
Ике район территориясендә 14 поселок урнашкан, аларда 40 меңнән артык кеше яши. Узган ел территориаль иҗтимагый үзидарәләр белән берлектә 4 бункер мәйданчыгы (Борисоглебский, Грабарский һәм Яңа Каравай поселокларында) төзекләндерелгән, тагын берсе бюджет акчалары хисабына төзелгән.
«Без шәхси секторда калдыкларны аерым җыю эшен башлап җибәрәбез һәм халык әлеге инициативаны хуплар дип өметләнәбез. Алга таба мондый тәҗрибәне бөтен җирдә дә кертәсе килә», – дип ассызыклады Ф.Нурмөхәммәтов.
Бүгенге көндә ике районның поселокларында чүп җыю өчен 49 мәйданчык урнаштырылган, ел саен аларның күпчелеге яңартыла һәм норматив хәлгә китерелә.
Соңгы елларда районнарның торак массивларында электр белән тәэмин итүдә өзеклекләр санын шактый киметүгә һәм урамнарны яктырту проблемасын хәл итүгә ирешелде. «Хәзер халыктан әлеге мәсьәләләр буенча мөрәҗәгатьләр килми диярлек», – дип ассызыклады Ф.Нурмөхәммәтов.
ТР газлаштыру фонды белән берлектә Борисоглебский поселогында салкын су белән тәэмин итү челтәрләрен төзү буенча проект эшләнә.
Узган ел территориаль иҗтимагый үзидарәләр алган грантлар акчасына Сухая река поселогында балалар өчен уен җиһазлары, Крутушка бистәсендә спорт җиһазлары сатып алынган. 2016 елдан бирле территориаль иҗтимагый үзидарәләр республика конкурсында катнашу нәтиҗәсендә 14,6 млн сум акча алган, шул исәптән 2 млн сумны – узган ел.