Катнашучыларны пластикны аеру буенча дәрес, икенчел чималдан истәлекле бүләкләр ясау һәм экологик уеннар көтә
22 сентябрьдә Горький исемендәге паркта экологик ял уздырачаклар. Мәйданчыкны балалар һәм өлкәннәр өчен экологик дәресләр, уеннар һәм мастер-класслар булган берничә зонага бүләчәкләр.
Шәһәрлеләрне 11:00 сәгатьтән 14:30 га кадәр көтәчәкләр. Керү ирекле, дип хәбәр итте оештыручылар.
Активлыклар җәдвәле
11:00–11:40 һәм 13:00–13:40 – икенчел чималны сортларга аеру һәм эшкәртү турында «Пластикның икенче тормышы» экологик дәресләр
11:00–14:30 – пластик капкачлардан истәлекле бүләкләр ясау буенча мастер-класс
11:00–14:30 – «Экобросок» экологик баскетбол
11:00–14:30 – шәһәр һәм завод күршелеге турында «Шәһәр белән синтез» өстәл уеннары
12:10–12:50 – «Исләр китапханәсе» шәһәр хуш исләре станциясен тәкъдир итү
13:00–13:40 һәм 13:50–14:30 – үз ассоциацияләрең һәм күзаллауларың буенча шәһәр исе булдыру буенча мастер-класслар, килеп чыккан парфюмны үзең белән алырга мөмкин булачак
11:50–12:10 һәм 13:50–14:20 – агач утырту буенча мастер-класслар
11:00–14:30 – граффити буенча мастер-класс
Чара «Казаноргсинтез» ГАҖнең «Синең яшел гадәтләрең» программасы буенча оештырылган.
Исегезгә төшерәбез, Казанда көн саен 1,7 мең тонна калдык формалаша, аларның күпчелеген полигоннарга җибәрәләр һәм бары тик 10% чамасын гына сортларга аерып эшкәртүгә тапшыралар. Чүп-чар коллапсын булдырмаска һәм кулланудан калган калдыкларны кабат кулланырга казанлылар үзләре ярдәм итә ала. KZN.RU порталы экологик гадәтләр кертү турында җирле экоактивистлардан алты киңәш җыйды. Шәхси тәҗрибәләре нигезендә алар икенчел чималны ничек сортларга аера башларга һәм моңа хезмәттәшләрне ничек җәлеп итәргә, шулай ук полиэтилен пакетларны нәрсә белән алыштырырга икәнлеге турында сөйләделәр.