Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.01.2026, 07:48

Казанда 2026 елда сигез социаль ипотека йорты һәм алданган өлешчеләр өчен торак комплекс файдалануга тапшырылачак

2025 елда социаль ипотека программасы буенча 8,1 миллиард сум акча тотылган

Социаль ипотека программасы кысаларында бу елны Татарстан башкаласында гомуми мәйданы 100 мең квадрат метр булган 1948 фатирлы 8 йортны файдалануга тапшырырга ниятлиләр: «Гаилә» микрорайонында дүрт йортны һәм «Салават күпере» торак районында шул кадәр үк йортны төзү эшләре тәмамланып килә. Казан шәһәре Башкарма комитетының Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе төзелеш буенча техник күзәтчелек алып бара. Шулай ук «Салават күпере»ндә 718 фатирлы тагын өч йорт төзелә башлаячак һәм физик тәрбия-сәламәтләндерү комплексын булдыру буенча дәүләт-шәхси партнерлык проектын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк.

Узган елны әлеге торак районындагы 1 нче кварталда 559 фатирлы, гомуми мәйданы 29 320 квадрат метр булган өч социаль ипотека йорты файдалануга тапшырылган. 2025 елда социаль ипотека программасы буенча 8,1 миллиард сум акча тотылган.

Татарстан хөкүмәте карары нигезендә 2025 елда «Золотая середина» торак комплексында зыян күргән өлешчеләр өчен Аграр урамында компенсацияле торак комплексы төзелә башлады. Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе әлеге проектны гамәлгә ашыруга техник заказчы сыйфатында җәлеп ителгән. Эшләр агымдагы елда тәмамланыр дип көтелә. Объект 22 мең квадрат метр мәйданлы 342 фатирлы 2 торак корпустан тора, беренче катында җәмәгать урыннары һәм 295 машина кую урыны булган җир асты паркингы урнаштырылган.

Барлык яңалыклар

Казанда 2026 елда сигез социаль ипотека йорты һәм алданган өлешчеләр өчен торак комплекс файдалануга тапшырылачак

<p> Социаль ипотека программасы кысаларында бу елны Татарстан башкаласында гомуми мәйданы 100 мең квадрат метр булган 1948 фатирлы 8 йортны файдалануга тапшырырга ниятлиләр: «Гаилә» микрорайонында дүрт йортны һәм «Салават күпере» торак районында шул кадәр үк йортны төзү эшләре тәмамланып килә. Казан шәһәре Башкарма комитетының Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе төзелеш буенча техник күзәтчелек алып бара. Шулай ук «Салават күпере»ндә 718 фатирлы тагын өч йорт төзелә башлаячак һәм физик тәрбия-сәламәтләндерү комплексын булдыру буенча дәүләт-шәхси партнерлык проектын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. </p> <p> Узган елны әлеге торак районындагы 1 нче кварталда 559 фатирлы, гомуми мәйданы 29 320 квадрат метр булган өч социаль ипотека йорты файдалануга тапшырылган. 2025 елда социаль ипотека программасы буенча 8,1 миллиард сум акча тотылган. </p> <p> Татарстан хөкүмәте карары нигезендә 2025 елда «Золотая середина» торак комплексында зыян күргән өлешчеләр өчен Аграр урамында компенсацияле торак комплексы төзелә башлады. Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе әлеге проектны гамәлгә ашыруга техник заказчы сыйфатында җәлеп ителгән. Эшләр агымдагы елда тәмамланыр дип көтелә. Объект 22 мең квадрат метр мәйданлы 342 фатирлы 2 торак корпустан тора, беренче катында җәмәгать урыннары һәм 295 машина кую урыны булган җир асты паркингы урнаштырылган. </p>