Программада – икенчел чималны аерым җыю турында лекцияләр, экологик уеннар, фримаркет һәм своп.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче июнь). Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарында «Экоишегалды» чаралары сериясе узачак. Экоишегалдының беренче бәйрәме иртәгә, 15 нче июньдә булачак.
Экологик акция программасы белем бирү һәм күңел ачу чараларын үз эченә ала. Халыкка икенчел чималны аерым җыю турында сөйләячәкләр, шулай ук эшкәртелгән пластик төрләреннән гранулалар һәм җепселләр күрсәтәчәкләр. Тыңлаучыларның тетрапак төргәкләреннән ручканы ничек ясауларын һәм эшкәртүдән соң теш щеткаларының нәрсәгә әверелүен белү мөмкинлеге булачак. Экоишегалды бәйрәменә килүчеләр өчен мастер-класслар һәм экологик уеннар әзерләнгән.
Чара барышында ишегалдында икенчел чималның кайбер төрләрен кабул итәчәкләр: ручкалар һәм фломастерлар, теш щеткалары, касса чеклары, пластик карталар, капкачлар, компакт-дисклар, аудио - һәм видеокассеталар, батарейкалар, телефоннар һәм башкалар. 5 ел эчендә мондый бәйрәмнәрдә 90 тонна икенчел чимал җыелган.
Теләгән кешеләр әйберләр белән алмаша яки файдаланылмый торган предметларны фримаркетта һәм свопта калдыра ала. Халыктан китаплар, уенчыклар, бизәнү әйберләре һәм савыт-саба кабул ителә. Моннан тыш, ишегалдында шәһәр маркетларының берсеннән товарлар сатып алу мөмкинлеге булачак, дип хәбәр итә Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе матбугат хезмәте.
Бәйрәмнәр түбәндәге җәдвәл буенча узачак:
15 нче июньдә – Р.Зорге урамы, 121 буенча (17:00 дән 19:00 гә кадәр);
16 нчы июнь – Р. Зорге урамы, 81, 83, 85, 87 буенча (14:00 дән 16:00 гә кадәр);
17 нче июньдә – Карбышев урамы, 35, 37, 43 буенча (17:00 дән 19:00 гә кадәр);
20 нче июньдә – Мәүлетов урамы, 26, 28, 30, 32 буенча (17:00 дән 19:00 гә кадәр);
21 нче июньдә – К.Тинчурин урамы, 9 буенча (17:00 дән 19:00 гә кадәр);
22нче июньдә – Ю.Фучик урамы, 62, 68 буенча (17:00 дән 19:00 гә кадәр);
24 нче июньдә – Ю.Фучик урамы, 14, 16, 18, 20 буенча (17:00 дән 19:00 гә кадәр).
«Экоишегалды» экологик яшәү рәвеше турында ишегалды чараларыннан гыйбарәт. Оештыручылар булып «Экологично Казань» бергәлеге, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе һәм идарәче компания тора.