Экология акциясенә кушылырга теләүчеләргә теркәлү узарга һәм мобиль пункт эшенең яңа кагыйдәләре белән танышырга кирәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче май). 24-нче майда Казанда икенче чималны һәм киемнәрне беренче тапкыр контактсыз җыю эше оештырылачак. Мобиль пункт шәһәрнең барлык районнары буйлап үткәрелә. Экология акциясенә кушылырга теләүчеләргә теркәлү узарга һәм мобиль пункт эшенең яңа кагыйдәләре белән танышырга кирәк.
Икенче чималны җыю кешеләр, чиратлар һәм очрашуларсыз узачак. Акциягә кушылган барлык шәһәр халкы республика территориясендә эшләүче санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәргә тиеш.
Шәһәр районнары буенча газель узачак, аның маршруты теркәлгән катнашучыларның яшәү урыннарыннан чыгып төзеләчәк. Үрнәк маршрут картасы белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин.
Шәһәрлеләрдән, алдан теркәлү узу белән бергә, һәр икенче чималның күләмен мөстәкыйль рәвештә билгеләүләрен сорыйлар. Барлык фракцияләр аерым пакетларга җыелган булырга тиеш, һәр пакетны маркер белән имзаларга кирәк була.
Социаль челтәрләрдә тулы инструкцияләр белән танышырга, шулай ук нинди икенчел чимал кабул ителәчәге турында мәгълүматны укырга мөмкин.