Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.08.2019, 19:40

Идел буе шәһәрләре Ассоциациясендә катнашучылар Казанның калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыю тәҗрибәсен өйрәнделәр

Шәһәр башлыклары Ю.Фучик ур., 20 адресы буенча урнашкан контейнер мәйданчыгын карадылар, Родина урамындагы чүп-чар төяү станциясендә булдылар һәм 181-нче номерлы мәктәптә булдылар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче август, Алсу Сафина). Бүген Казан Ратушасында Идел буе шәһәрләре Ассоциациясенең гомуми җыелышында катнашучылар калдыклар белән эш итү реформасының барышы турында фикер алыштылар. Киңәшмә алдыннан Казан кунаклары Татарстан башкаласының калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыю тәҗрибәсен өйрәнделәр һәм инфраструктура объектлары белән таныштылар: Ю.Фучик ур., 20 адресы буенча урнашкан контейнер мәйданчыгын карадылар, Родина урамындагы чүп-чарны төяү станциясендә булдылар һәм 181-нче номерлы күппрофильле мәктәптә булдылар. Очрашуда катнашучылар Татарстан башкаласында калдыклар белән эш итүне оештыруны югары бәяләделәр, ә киңәшмә нәтиҗәләре буенча бу өлкәдә иң яхшы тәҗрибәләр алмашуны дәвам итәргә карар кылынды.

Киңәшмәне ачып, Чабаксар шәһәре администрациясе башлыгы Алексей Ладыков билгеләп үткәнчә, калдыклар белән эш итүнең заманча принципларын кертү Идел буе шәһәрләре өчен генә түгел, бөтен ил өчен актуаль тема. «Бу елдан үз көченә кергән яңа кагыйдәләр безне калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторы белән үзара хезмәттәшлекне оештырырга мәҗбүр итәләр, һәм бу эш һәрвакытта да шома гына бармый, - диде ул. – Һәр шәһәрнең үз проблемалары һәм тәҗрибәләре бар, безгә иң нәтиҗәле карарлар кертү өчен бер-беребездән өйрәнерлек нәрсәләр бар».

Бу өлкәдәге Казан тәҗрибәсе турында җыелганнарга шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин сөйләде. Ул, аерым алганда, күп кенә инфраструктура мәсьәләләренең Татарстан башкаласында 2008 елда ук хәл ителгәнлеген, Казан Мэры Илсур Метшин йөкләмәсе буенча калдыклар белән эш итүнең муниципаль схемасы эшләнгәч һәм гамәлгә кертелгәч, шәһәр заманча пластик контейнерлар куллануга күчүен, чүп-чарны сортларга аеру һәм чүп-чарны йөкләү станцияләре төзелүен билгеләп үтте. Шул вакыттан бирле модернизацияләү дәвам итә. Узган ел Казанда калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыю һәм чыгару программасы старт алды, Авиатөзелеш районының 109 контейнер мәйданчыгы беренче этапта эшкәртелә һәм эшкәртелми торган калдыклар өчен 428 контейнер белән җиһазландырылды. Нәтиҗәдә, каты коммуналь калдыкларны чүплеккә чыгару күләмен 30-35%-ка киметүгә ирешелде. «Бу елда Казан Мэры калдыкларны аерым җыю өчен шартлар булдыру бурычын куйды, - диде И.Гыйниятуллин. - Бүген үк инде шәһәрнең 3/4 торак фонды калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыю өчен савытлар белән җиһазландырылды, аларны җыю һәм чыгару аерым схема буенча башкарыла».

Шулай ук быел Казанда чүпне аерым төрләргә бүлеп җыю өчен контейнер мәйданчыкларының типлаштырылган проектлары расланды. Шундый контейнер мәйданчыкларының берсе Фучик ур., 20 адресы буенча урнашкан, аны бүген киңәшмәдә катнашучылар карады. Искәндәр Гыйниятуллин сүзләренә караганда, йортта яшәүчеләр чүп үткәргечтән баш тарткан, һәм идарәче компания акчасына калдыкларны дуаль җыю өчен контейнер мәйданчыгы оештырылган. Хәзерге вакытта Казанда 5 меңнән артык күп фатирлы йортның 250-дән артыгында чүп-чар үткәргече калган, дип өстәде ул.

Моннан тыш, бүгенге чаралар барышында Идел буе шәһәрләреннән килгән кунаклар «Отходы» автоматлаштырылган мәгълүмати системасы эше белән таныштылар - проект Родина урамындагы чүп-чарны төяү станциясендә булган вакытта тәкъдир ителде.

И.Гыйниятуллин муниципалитет ярдәме белән кече һәм урта бизнес предприятиеләренең икенчел ресурсларны кабул итүне үстерүенә, аерым алганда, Казан ишегалларының яртысыннан артыгы ПЭТ-шешәләр җыю өчен махсус савытлар белән җиһазландырылуына игътибар итте. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Казанда калдыклар белән эш итүнең тулы циклын булдыру һәм Татарстанда каты коммуналь калдыкларны аерым туплау һәм җыю культурасын үстерү планнары турында сөйләде.

Шәһәрдә укучыларга экологик тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә. Киңәшмәдә катнашучылар 181-нче күппрофильле лицейда булганда бу юнәлештә алып барыла торган эш турында җентекләбрәк белделәр. Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнар Һидиятов мәгариф учреждениеләрендә оештырылган калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыю проекты һәм яшь казанлыларны эко-тәрбияләү программасы турында сөйләде. «Шәһәр мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында 200 меңгә якын бала белем ала, аларның әти-әниләрен, әби-бабаларын да исәпкә алып, программа шәһәр халкының яртысыннан артыгын үз эченә ала», - дип билгеләде И.Һидиятов. Шулай итеп, шәһәрнең барлык мәктәпләрендә калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыю өчен чүп савытлары һәм урам евроконтейнерлары урнаштырылган, мәктәпләрдә экологик дәресләр үткәрелә, батарейкалар, пластик шешәләр, макулатура, капкачлар җыю буенча акцияләр оештырыла, ә шәһәрнең икенче сыйныф укучылары яңа уку елында яшь экологлар көндәлекләрен алачак.

Киңәшмә барышында үз шәһәрләренең тәҗрибәсе турында шулай ук Саранск шәһәр округы башлыгы Петр Тултаев һәм Тольятти шәһәр округы башлыгы Сергей Анташев сөйләделәр. Алар шәһәрдә калдыкларны җыю һәм эшкәртү буенча нинди инфраструктура булдырылуы, санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерү эшләре турында сөйләделәр. Очрашуда катнашучылар калдыклар белән эш итү өлкәсендәге актуаль һәм проблемалы мәсьәләләр, региональ операторлар белән хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.

Очрашуга йомгак ясап, Идел буе шәһәрләре Ассоциациясе башкарма директоры Владимир Репринцев Идел буе шәһәрләре Ассоциациясе эше кысаларында бу өлкәдә иң яхшы тәҗрибәләр белән алмашуны дәвам итәргә тәкъдим итте. Моннан тыш, Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиленә һәм РФ Дәүләт Думасының профильле комитетлары җитәкчеләренә һәм Федерация Советына әлеге эшчәнлекне законнар белән камилләштерү буенча тәкъдимнәрен җибәрергә дигән карар кабул ителде.

Киңәшмә ахырында бүләкләр тапшырылды.

Фоторепортаж
Казанда Идел буе шәһәрләре Ассоциациясе, 23.08.2019
Видеорепортаж
23.08.2019 17:00
Казанда Идел буе шәһәрләре ассоциациясе утырышы, 23.08.2019
Барлык яңалыклар