Эшкәртүгә 960 кг ПЭТ-шешә һәм 55 кг алюминий тара озатылачак.
Фото: Денис Гордийко
2021-2022 уку елында калдыкларны аерым җыюга җәлеп ителгән иң актив укучыларны һәм белем бирү учреждениеләрен май ахырында билгеләячәкләр. Иң яхшы нәтиҗә күрсәткәннәргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак, дип хәбәр итә «ПЖКХ» идарәче компаниясе матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, беренче 20 фандомат Казан мәктәпләрендә «РТ-Инвест» компаниясе тарафыннан 2020 ел башында урнаштырылган иде. Фандоматлар куллануның беренче елында Казан укучылары 6 тонна икенчел чимал җыйдылар.
Икенчел ресурсларны җыю һәм чыгару белән ТР буенча «ПЖКХ» идарәче компаниясе операторы шөгыльләнә. Компания пластик һәм алюминий фракцияләрне җыюдан алып эшкәртүгә җибәргәнче тулы циклны эшләтеп җибәргән.