Казанлылар 14 төр фракцияне эшкәртүгә тапшыра алачак
19 октябрьдә Кадыш бистәсендә икенчел чимал кабул итү күчмә мобиль пункты эшләячәк. Акция 12:00 дән 14:00 гә кадәр булачак.
Шәһәр халкы 14 төрле фракция – кием-салым, көнкүреш техникасы, металл, пыяла банкалар һәм шешәләр, ПЭТ-шешәләр, макулатура, дәфтәр, пакетлар һәм башка әйберләрне эшкәртүгә тапшыра алачак. Тулы исемлек белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин.
Мобиль пункт Рихард Зорге урамы, 2/5 адресы буенча 147 нче мәктәп каршындагы мәйданчыкта эшлиячәк.
Акцияне «Фракция» берләшмәсе һәм Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе оештырды.
Исегезгә төшерәбез, икенче чималны эшкәртүгә көн саен Васильченко урамындагы «Җыю ноктасы» пунктында тапшырырга мөмкин. Ул 7: 00 дән 19:00 гә кадәр ачык. Мәйданчыкта 39 төр икенчел чимал кабул ителә.