Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.04.2019, 10:28

Өмә нәтиҗәләре буенча Казан территорияләреннән 20 мең кубометр чүп чыгарылды

Шәһәрне генераль җыештыруда барлыгы 45 меңнән артык кеше катнашты.

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче апрель, Алинә Бережная). Узган гомумшәһәр өмәсе нәтиҗәләре буенча  20-нче апрельдә Казаннан  гадәти көннәр белән чагыштырганда 1,5 тапкыр күбрәк - 20 мең кубометр чүп чүп-чар күмү полигоннарына чыгарылды.

Шәһәрне генераль җыештыру эшендә барлыгы 45 меңнән артык кеше катнашты, 1500 предприятие һәм 350 берәмлек техника җәлеп ителде. Бу хакта бүген Казан Мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев сөйләде.

И.Куляжев хәбәр иткәнчә, битараф булмаган шәһәрлеләр Казанның 1,3 млн квадрат метрдан артык мәйданын, скверларын, паркларын һәм яшел зоналарын тәртипкә китерделәр. Аның сүзләренә караганда, төрле калдыкларны күмү полигоннарына 20 мең кубометр чүп чыгарылган (шул исәптән 15 мең кубометр каты көнкүреш калдыклары, 5 мең кубометр зур габаритлы чүп), бу гадәти көннәр белән чагыштырганда 50%-ка күбрәк.

«Шимбә өмәсе буенча планлаштырылган барлык чаралар башкарылган, әмма алда районнар эчендәге территорияләрне чистарту буенча эшләр тора», – диде И.Куляжев.

Казан мэры Илсур Метшин өмәдә актив катнашканнары өчен шәһәр халкына рәхмәт белдерде һәм шәһәрне чистарту эшләре дәвам итәчәк, диде. «Шимбә көнне яхшы, кояшлы һава торышы булды. Шәһәрне яратып җыештырган шәһәрлеләрнең активлыгы сөендерә. Безгә әле күп эшләргә кирәк, Май бәйрәмнәренә кадәр бер атна бар – әйдәгез, шәһәрне идеаль хәлгә китерик», – дип нәтиҗә ясады И.Метшин.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 22.04.2019
Видеорепортаж
22.04.2019 10:08
20 апрельдә шимбә өмәсендә 45 меңнән артык кеше катнашты
Барлык яңалыклар