Программада: биюләр, мастер-класслар, спектакль
Казансу яр буенда 21 декабрьдә икенчел чималдан экологик чыршы ачылачак. Бәйрәм чарасында шәһәр халкы өчен биюләр, мастер-класслар, викториналар, спектакль, сыек азотлы крио-шоу оештырачаклар, шулай ук бүләкләр уйнатылачак.
Ачылышта алып баручы каралган, килүчеләргә глинтвейн тәкъдим итәчәкләр. Эчемлек белән сыйлану өчен казанлылар үзләре белән термочокыр алып килә алалар – чарада тотрыклы үсеш концепциясенә таяначаклар һәм пластик савыт-сабадан тулысынча баш тартачаклар. Барлык теләүчеләргә шулай ук «Чиста уеннар – Татарстан» проектыннан күп тапкыр кулланыла торган стаканнар тәкъдим ителәчәк.
Ачылышта Yelmay театры шәһәр халкына һәм кунакларына беренче яңа ел экологик спектаклен тәкъдим итәчәк. «Төп герой Кыш бабайның оныгы Морозко булачак. Ул чыршыларны кисми, салютлар җибәрми һәм башка экологик кыйммәтләрне трансляцияли, классик яңа ел традицияләренә альтернатива тәкъдим итә», – дип сөйләде сюжет турында «Казансуны үстерү стратегиясе» проекты командасы. Тамашачылар персонаж белән бергә бәйрәмне әйләнә-тирә мохиткә зыян китермичә үткәрергә өйрәнәчәк.
Моннан тыш, чыршы шәһәрчегенең ачылышы KAZVEL велоберләшмәсеннән Кыш бабайларның традицион велосипедта йөрү маршрутындагы нокталарның берсе булачак. «Игелекле Казан» АКбО белән бергә алар «Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында мохтаҗ гаиләләрдәге балаларга ремонтланган велосипедлар бүләк итәчәкләр.
Килүчеләр өчен «ТКХП» ИКсеннән һәм «Казансуны үстерү стратегиясе»ннән бүләкләр уйнату оештырыла. Анда катнашу өчен Казансу яр буендагы экологик станциягә икенчел чимал алып килергә һәм администраторда теркәлергә кирәк. Нокта чәршәмбедән җомгага кадәр 12:00 дән 20:00 гә кадәр һәм шимбә 12:00 дән 17:00 гә кадәр эшли.
Яхшы хәлдәге чиста кием, чүпрәк, пластик карталар, шешәләр һәм капкачлар, алюминий банкалар, төргәксез дисклар, каләмнәр (үзәк өлешсез (стерженьсыз), металл, агач һәм резина өлешләрсез) һәм фломастерлар (үзәк өлешсез), теш щеткалары (бамбуктан тыш, тагын электр щеткаларына насадкалар кабул итмиләр), шулай ук тигезләнгән килеш чеклар тапшырырга мөмкин. Акция турында тулырак мәгълүмат «Казансуны үстерү стратегиясе» социаль челтәрләрендә пәйда булачак.
Чыршыны ачу 16:00 гә «УРАМ» экстрим-паркының футбол кырлары арасындагы подиум сәхнәсе янында планлаштырылган.
Чараны «Казансуны үстерү стратегиясе» проекты командасы «ТКХП»ИКсе белән берлектә үткәрә.
Исегезгә төшерәбез, яңа ел бәйрәмнәрендә шәһәрнең 28 җәмәгать урынында 106 чара оештырыла. Театральләштерелгән тамашалар, музыкаль кичәләр һәм бию кичәләре, орнитологик йөреп кайтулар, мастер-класслар һәм башкалар планлаштырылган.