Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.08.2021, 10:19

Иске Татар бистәсенә дөньяның төрле почмакларыннан яшь архитекторлар җыелачак

Казан киләчәкнең эш киңлеген «төзүчеләр»не кабул итәргә әзерләнә

Иске Татар бистәсендә III Россия яшьләр архитектура биенналесе узачак. Аның темасы «Киләчәкнең эш киңлеге» дип атала. Әлеге чарада катнашучылар Мәскәү урамындагы 52 йорт адресы буенча төзелеп бетмәгән объектның сәүдә-административ максатлар өчен яңа концепциясен, шулай ук янәшәдәге җир кишәрлегендә күпфункцияле яңа бина торгызу буенча эшләрен тәкъдим итәчәкләр.

Биеналлены оештыручылар хәбәр иткәнчә, яшь архитекторларга «Иске шәһәр»дә 17 289 кв.метр мәйданлы эш киңлеген яңа максатларга туры китереп, аның буенча заманча проект эшләргә кирәк булачак. Чара кысаларында шәхси һәм иҗтимагый чынбарлык синтезы тәкъдим ителергә, Covid-19 шартларында тотрыклы үсешкә игътибар бирелеп, яңа икътисадый чынбарлык исәпкә алынган булырга тиеш.

Архитектура форумында дөньяның төрле илләреннән рус телендә аралаша торган архитекторлар катнашачак. Финалда 30 кеше көч сынашачак. Аларның эшләренә архитектура буенча дөнья күләмендә танылган иң яхшы экспертлар бәя бирәчәк. III биеннале директоры буларак чарада Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова чыгыш ясаячак.

Барлык яңалыклар