Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.07.2024, 09:45

«КультТорг» аңлы куллану фестивале беренче тапкыр Бауман урамында узачак

Чарада икенчел чимал җыю һәм кирәге булмаган йорт кирәк-яраклары сату оештырылачак

«КультТорг» аңлы куллану фестивале беренче тапкыр Бауман урамында узачак. Вакыйга 20 нче июльдә узачак. Чарада казанлылар икенчел чимал тапшыра һәм кирәге булмаган йорт кирәк-яраклары сату-алуда катнаша алачак. Анда үсемлекләр, экотоварлар һәм шәһәрлеләрдән әйберләр тәкъдим ителәчәк. Мәйданчыкта Казан Кремлена караган ретро стильдәге фотозона да барлыкка киләчәк.
Эшкәртү өчен калдыкларны «ЭкоЛогично» проекты активистлары кабул итәчәк. Кырыну станоклары, фломастерлар, ватык телефоннар, аларның чыбык һәм зарядкалары, таблеткалардан блистерлар һ.б. әйберләрне тапшырырга мөмкин. Волонтерлар икенчел чимал тормышы һәм алардан яңа материаллар турында сөйлиячәк.
Килүчеләрне 12:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр «Кремль» метро станциясендә ТР Академия фәннәре янындагы түгәрәк мәйданда көтәчәкләр.
Оештыручылар хәбәр итүенчә, «КультТорг»ның тагын бер чарасы 21 нче июльдә Казансу яры буенда, «Экостанция» павильонында узачак. Биредә киемнәр, китаплар, үсемлекләр, бизәнү әйберләре һ.б. нәрсәләр белән алмашырга мөмкин булачак. Шулай ук пикник-нетворкинг оештыру планлаштырыла, аңа алдан теркәлү кирәк. Фестиваль 15:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр барачак.
Барлык яңалыклар