Программада – мастер-класслар, лекцияләр, уеннар, шулай ук икенчел чимал кабул итү.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы июль). 27-нче июльдә Казанда «Экоишегалды» проекты бәйрәмнәре узачак. Программада - мастер-класслар, лекцияләр, уеннар һәм икенчел чимал кабул итү.
Бәйрәмдә шәһәрлеләрне калдыкларны дөрес араларга өйрәтәчәкләр. Барлык теләүчеләр 1, 2 һәм 4 маркировкалы макулатура, пыяла һәм каты пластикны эшкәртүгә тапшыра алачаклар.
Бәйрәмнәр ике адрес буенча узачак: Декабристлар урамы буенча урнашкан 100-нче номерлы йорт ишегалдында чара 10.00 сәгатьтә, Восход урамы буенча урнашкан 20-нче номерлы йорт ишегалдында - 13.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә оештыручылар.