Шәһәр халкы полистирол, пенопласт, пыяла, дару савытлары һәм башка калдыкларны эшкәртүгә тапшыра алачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Активистлар ПЭТ-шешәләрне (Pet-1 маркировкасы белән), ПНД-пластикны (HDPE-2, LDPE-4 маркировкалы флаконнарны, канистерларны), пыяла, дару савытларын, коры органиканы, кокосның бөтен кабыгын, хайваннар өчен азык, чәчәк чүлмәкләрен, шәраб бөкеләрен (пластик түгел), эшкә яраклы пульверизаторларны, теләсә нинди торыштагы компьютер техникасын кабул итәчәк. Мобиль пунктта ватылган савыт-саба, велосипед, теш щеткалары һәм пластик уенчыкларны тапшырып булмый.
Шулай ук халык үз әйберләрен своп-фримаркетта алмаша алачак.
Акция 10:00 дән 12:30 гә кадәр Җиңү Проспекты, 141 адресы буенча урнашкан сәүдә үзәгенең ябык парковкасында узачак, дип хәбәр ителә «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Экологик яктан чиста» проекты төркемендә.
Мобиль пункт «Экосбор+» икенчел чимал белән эшләү буенча оператор һәм «Татнефть» хәйрия фонды гранты ярдәмендә эшләячәк.