28 апрельдән 4 нче майга кадәр шәһәрдә 316 бала туган
Узган атнада, 28 апрельдән 4 нче майга кадәр, Татарстан башкаласында 316 бала: 148 малай һәм 168 кыз дөньяга килгән. Минималь авырлыктагы бала 1500 грамм, ә максималь авырлыктагысы – 5350 грамм тәшкил иткән.
Балаларга ешрак Артем, Максим, Сәмир, Платон, Радмир, Артур, Эмиль, Тимур, Марк, Камил, Эмилия, София, Сәмирә, Аиша, Диана, Ксения, Алисә, Амелия, Мәликә исемнәре кушканнар.
Иң сирәк исемнәр: Алхан, Дәүләт, Гаделхан, Хәмзәт, Святослав, Газиз, Фидаил, Георгий, Ива, Николетта, Рэйнала, Агдалия, Зиара, Элана, Фидиля, Настасья, Раниля, Иветта, Рилана, Сабрина.
Шул ук вакыт эчендә шәһәрдә 116 пар никахын теркәде, дип хәбәр иттеләр ГХАТ идарәсендә.