Укучыларга һәм аларның ата-аналарына калдыкларны сортларга аеру, ресурсларны экономияләү һәм әйләнә-тирә мохит турында кайгырту турында сөйләячәкләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче сентябрь). Казан укучыларын экологик экскурсияләргә чакыралар. Балаларны калдыкларны сортларга аерырга, ресурсларны экономияләргә һәм әйләнә-тирә мохит турында кайгыртырга өйрәтәчәкләр.
1-7-нче сыйныф укучыларын, аларның ата-аналарын һәм сыйныф җитәкчеләрен сишәмбе һәм җомга көннәрендә 15.00 сәгатьтә IKEA ишегалдында көтәләр. Экоэкскурсиягә эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр түбәндәге телефон аша язылырга мөмкин: 8(986) 932-82-94 дип хәбәр ителә «ВКонтакте» социаль челтәрендә «ЭкоЛогично» төркемендә.