В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Россия җыелма командасы исәбендә: ике алтын, бер көмеш һәм бер бронза
Фото Физик тәрбия һәм спорт комитеты тарафыннан тәкъдим ителә
Турнир биш илдән – Россия, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан һәм Таҗикстаннан килгән 200 дән артык спортчыны берләштергән. Казанның «Тасма» физик тәрбия-спорт берләшмәсе» олимпия резервы спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр Россия данын яклап көрәшкән.

Аерым чыгышлар буенча Амалия Мөхәммәтова – көмеш, ә Мария Никифорова бронза медаль яулаган. Команда ярышларында Казан спортчылары югары нәтиҗәгә ирешкән: турнирда хатын-кызлар җыелма командасы җиңүче булган, катнаш зачетта Мария Никифоровага һәм Камил Җамалетдиновка алтын медаль тапшырылган.
Команданы ярышларга тренерлар Ринат Кәлимуллин һәм Марина Мөхәммәтова әзерләгән.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Казанның Мәскәү районында Җәядән ату үзәген төзү эшләре дәвам итә. Бүгенге көндә объектның әзерлек дәрәҗәсе 15 процентны тәшкил итә. Хәзерге вакытта эшчеләр биредә нигез чокыры өчен казылган балчыкны кире күмәләр, тыгызлыйлар һәм монолит диварлар күтәрәләр. Шул ук вакытта 182 тонна металл корылманы һәм административ-көнкүреш корпусы өчен каралган япманы җыю эшләре бара.