Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.03.2020, 14:02

Казан укучылары фандоматлар аша 82 мең пластик шешә һәм 11 мең алюминий банка тапшырды

Бу күләмдә икенчел чимал 10 меңнән артык футболка яки 5,5 мең пар кроссовка, 60 урындык яки 15 велосипед җитештерү өчен җитәрлек.

(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче март). Казан укучылары моннан бер ай элек шәһәр мәктәпләрендә урнаштырылган фандоматлар аша 82 меңнән артык пластик шешә һәм 11 мең алюминий банка тапшырган. Җыелган тараның гомуми күләме 1,8 тонна пластик һәм 100 килограммнан артык алюминий тәшкил итте. Бу күләмдә пластик 10 меңнән артык футболка яки 5,5 мең пар кроссовка җитештерү өчен, алюминий - 60 урындык яки 15 велосипед ясау өчен җитәрлек.

«РТ-Инвест» компаниясендә («Ростех» дәүләт корпорациясенә керә) билгеләп үтүләренчә, ул Казан уку йортларына пластик шешәләр һәм алюминий банкаларын аерым төрләргә бүлеп җыю өчен 20 автоматик аппарат тапшырган, ПЭТ һәм алюминий фандоматлары аша җыелган бөтен әйбер яңа тормыш алачак. Фандоматлар аша тара җыю системасы массакүләм таралыш алган җирдә, тараны икенчел эшкәртүгә җәлеп итү проценты гомуми күләмнән 90%-ка җитә.

Исегезгә төшерәбез, Казан Россиядә эчемлекләрдән бушаган савытларны кабул итү өчен фандоматлар урнаштыру буенча сынау проекты старт алган беренче шәһәр булды. Беренче этапта аппаратлар гомуми белем бирү мәктәпләрендә барлыкка килде. Казанда Россиядә беренче тапкыр каты көнкүреш калдыклары белән эш итүнең тулы циклын булдыру планлаштырыла - фандоматлар Татарстан башкаласында кертелә торган чүпне аерым төрләргә бүлеп җыю һәм чүп-чарны икенчел эшкәртү системасының төп элементларыннан берсе булачак. Проектның икенче этабында фандоматлар челтәре, урам модельләрен дә кертеп, 200 берәмлеккә кадәр артачак. Проектның өченче этабында бөтен Казан ихтыяҗларын ябу өчен кимендә 2 мең командомат урнаштыру планлаштырыла. «РТ-Инвест»та билгеләп үтүләренчә, сынау проекты Россиядә фандоматлар бердәм челтәрен булдыру һәм тиражлау өчен тәкъдимнәр формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк.

Бүгенге көндә Казан мәктәпләрендә балл алымы кулланыла: һәр тапшырылган банка яки шешә өчен укучыларга 5-әр балл исәпләнә, аларны сайттагы «Шәхси кабинет»та җыярга мөмкин. Биредә онлайн-режимда проектта катнашучыларның рейтингларын карарга мөмкин. Сынау проектының беренче этабына нәтиҗәләр уку елы ахырында ясалачак. Иң актив катнашучылар кыйммәтле бүләкләр алачак.

Барлык яңалыклар