Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.05.2025, 17:27

«Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы!»: Казан Кремленең яшел калкулыкларында чәчәкләрдән язу барлыкка килде

Композицияне тудыру өчен барлыгы 13 меңнән артык чәчәк кулланылган

Казан Кремле диварлары янында чәчәкләрдән «Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы!» язуы барлыкка килде. Композиция өчен 13 меңнән артык чәчәк кулланылган. Чәчәклекне Җиңү көнен бәйрәм итүгә утырттылар.

Кызыл бегониядән чәчәкле келәмне Казан Кремле янында – Җиңү көнен бәйрәм итү өчен төп мәйданчык каршында – Меңьеллык мәйданында утырттылар.

Чәчәклек металл бортлар ярдәмендә 25 см га күтәртелгән һәм анда берьеллык үсемлекләр утыртылган. Конструкция катлаулы конфигурацияле 19 аерым формадан тора. Композиция өчен барлыгы 13 мең 824 бегония утыртылган.

Чәчәк композициясен Георгий тасмалары тулыландыра.

Шулай ук кичә Казанның Җиңү паркында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе узды. Аның кысаларында шәһәр мэры Илсур Метшин белән бергә 80 декоратив алмагач утыртылды, Бөек Җиңү көненнән нәкъ шуның кадәр ел узган.

Исегезгә төшерәбез, Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Казанда бәйрәм алды чаралары узачак. Барлыгы 2 меңгә якын бәйрәм һәм әзерлек чаралары, шул исәптән тарихи фотокүргәзмәләр һәм ретро-дискотекалар, хәрби фильмнар күрсәтү, патриотик акцияләр, шулай ук тантаналы рәвештә чәчәкләр салу, Казан гарнизоны гаскәрләре парады, маппинг-шоу, «Үлемсез полк» йөреше һәм башкалар планлаштырылган.

Барлык яңалыклар