В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Яшел чыршының биеклеге – 16 метр
Кирилл Буздалов фотосы
«Елмай» балалар паркында Яңа ел чыршысын урнаштырдылар. Бәйрәм агачының биеклеге 16 метрга җитә.
Чыршы 1270 уенчык белән бизәлгән. Яңа ел бәйрәменең төп символы булган агачка 960 шар, 160 «йолдыз» һәм 150 «боз сөңгесе» уенчыклары эленгән. Чыршы очында метр ярымлык йолдыз балкый, агач 680 метр озынлыктагы гирлянда белән уратып алынган, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте.
Чыршы утлары рәсми рәвештә 20 декабрь көнне 16:00 сәгатьтә кабызылачак. Паркка килүчеләр өчен Кыш Бабай һәм Кар Кызы катнашында бай эчтәлекле бәйрәм программасы әзерләнә.