Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.11.2024, 16:51

Өч көн эчендә НАТОның техника күргәзмәсен 42,5 меңнән артык кеше карады

Эре үлчәмле экспонатларны шәһәр халкы 19 ноябрьгә кадәр карый алачак

НАТО хәрби техникасының «Дөреслектә көч – горурлык һәм җиңү» күчмә күргәзмәсен уздыруның өч көне эчендә аны 42 мең 520 кеше карады. Беренче эш көнендә экспонатларны 12 мең 799 кеше караган, икенче көнне – 15 мең 829 шәһәр кешесе, ә бүген – 13 мең 892.

Үзәк стадион янындагы мәйданчыкта 14 эре үлчәмле экспонат: Америка, Британия, Германия, Төркия, Австрия һәм Украина техникасы, шулай ук Донецк һәм Авдеевск юнәлешләрендә МХО уздыру зонасында кулга төшерелгән Япон внедорожниклары куелган.

Төп экспонат АКШның Abrams хәрби танкы булды. Машина пилотсыз оча торган аппаратлар һөҗүме аркасында ватылган. Әлеге техника дошман позицияләренә һава разведкасы алып барган һәм безнең гаскәрләргә һөҗүм итү өчен бронялы төркемнең башлангыч чигенә чыгуын күргән. Радиоэлектрон комачаулыкларны үтеп һәм дронны якынайтып, пилотсыз очу аппараты операторы Abrams танкын таныган һәм дрон белән мотор бүлегенә бәргән, машинаны җайдан чыгарган. Гамәлдән юк итү өчен сугышчылар икенче пилотсыз очу аппаратын җибәргәннәр, алар белән танкны бәреп, хәрби җыелманың детонлавын һәм януын китереп чыгаргангнар.

Дрон белән һөҗүмне Американың М113 А2 бронялы транспортеры кичергән. Дошман техникасын тапкач, Россия сугышчылары экипажы бурычны үтәүгә керешкән. Дошман турында мәгълүматны корал юнәлтүченә тапшырганнар, ул гаубицаны тиз генә максатка юнәлткән һәм аткан. Дошманның даими уты астында булса да, артиллерия техникасы сугышчан бурычны үтәгән, Американың бронялы транспортерын юк иткән.

Күргәзмәдә шулай ук Мarder 1 A3 немец хәрби машинасы тәкъдим ителгән. Экспонатны Россия хәрбиләре кырда яндырган. Дошман, бронялы техника ышыгында, терәк пунктын көчәйтергә, аннары безнең гаскәрләр позицияләренә һөҗүм итәргә тырышып караган. Бу вакытта РФ сугышчылары дрон ярдәмендә күзәткәннәр һәм дошман техникасын тапканнар. Пилотсыз очу аппаратын хәрби куллану өчен җиһазландырып һәм координаталар алып, дронны бронялы максатка юнәлткәннәр һәм аны бәреп төшергәннәр. Дошманның хәрби җыелмасы шартлатылган һәм шәхси составка зыян китерелгән.

Барлык экспонатлар QR-кодлы такталар белән озатыла, алар ярдәмендә техниканы зарарлау мизгеле белән видеоны күрергә мөмкин. Моннан тыш, хәрби хезмәткәрләр барлык теләүчеләргә машиналарның төп тактик-техник характеристикалары турында сөйлиләр.

Мәйданчыкта шулай ук өч чатыр урнаштырылган. Аларның берсен ату коралына багышладылар, анда ракета-артиллерия коралларының 40 тан артык үрнәген тәкъдим итәләр. Экспонатлар арасында – Америка пистолеты һәм Браунинг пулеметы, М-16 һөҗүмләү мылтыгы, УАГ-40 Украина гранатыргыткычы, Javelin (АКШ) һәм NLAW (Швеция) танкка каршы комплекслары элементлары. Теләге булган һәркем үрнәкләрне кулларында тота һәм истәлекле фотолар ясый ала.

Тагын бер чатырда пилотсыз очу аппаратлары белән идарә итү симуляторлары эшли. Кунакларга ноутбуклар һәм джойстиклар тәкъдим итәләр — хәрби хезмәткәрләр җитәкчелегендә алар очу нигезләрен үзләштерәләр.

Икенче чатырда килүчеләр хәрби хезмәткә контракт төзи ала. Керү урынында сугышчының махсус киемен күрсәтүче манекен урнаштырылган.

Күргәзмә 19 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк, керү ирекле. Килүчеләр хәрби техника белән көн саен 10:00 нан 16:00 га кадәр таныша ала.

Исегезгә төшерәбез, күргәзмәнең беренче кунаклары 10, 31, 37, 43, 77 номерлы Казан мәктәпләре укучылары булды. Аларны РФ Герое Рәсим Баксиков һәм Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина сәламләде.
Барлык яңалыклар