В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юлларны җыештыру эшендә 1178 берәмлек техника катнашкан
Марат Мөгыйнов фотосы
Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 26,5 мең тонна кар чыгарылган. Юлларны эшкәртү өчен бозлавыкка каршы 1,3 мең тонна материал: 476 тонна реагент һәм 908 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган. Юлларны кардан чистарту өчен 1178 берәмлек техника һәм 703 юл эшчесе җәлеп ителгән, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Казанда бер тәүлек эчендә 5 мм кар яуган. Гыйнварда яуган явым-төшем күләме 71,5 мм дип теркәлгән.
Урам-юл челтәрен җыештыру эшләре дәвам итә. Бүген көндез башкала урамнарын кардан арындыру эшенә 665 берәмлек техника һәм 578 юл эшчесе җәлеп ителә.
Кыш башыннан Татарстан башкаласы урамнарыннан барлыгы 518,8 мең тонна кар чыгарылган, бозлавыкка каршы 41,8 мең тонна материал тотылган.
Казанлылар юлларның һәм тротуарларның торышы турындагы хәбәрләрне @kznhelpbot телеграм-ботына юллый яисә +7(843)222-72-22 телефон номерына шалтыратып җиткерә ала.