В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
41 эш бирүче махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә урнаштыруга юнәлдерелгән 1800 вакансия тәкъдим итә
Казанда махсус хәрби операциядә катнашучыларны социаль җайлаштыру һәм эшкә урнаштыру буенча комплекслы эш оештырылган. Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте махсус хәрби операциядән кайткан гражданнарны исәпкә алып, аның нигезендә махсуслаштырылган реестр төзегән.
Бүгенге көндә реестрда махсус хәрби операциядә катнашкан 794 зат турында мәгълүмат теркәлгән. Шуларның 564 е эш белән мәшгуль, 177 кеше объектив сәбәпләр (сәламәтлек торышы, тернәкләнү һәм башка хәлләр) аркасында вакытлыча эшкә урнашуга мохтаҗ түгел, махсус хәрби операциядә катнашкан 10 кеше мәшгульлек хезмәтендә эш эзләүчеләр сыйфатында исәптә тора.
2025 елда кадрлар үзәкләренә махсус хәрби операциядә катнашкан 42 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 31 е эшсез дип табылган. Әлеге категория гражданнарга төрле ярдәм чаралары күрсәтелгән: 42 кешегә һөнәри юнәлеш бирелгән, 8 кешегә психологик ярдәм күрсәтелгән, 16 кеше социаль адаптация узуга юлланган.Махсус хәрби операциянең 14 ветераны һөнәри белем алуга җибәрелгән.
Башкарылган эшләр нәтиҗәсе буенча махсус хәрби операциядә катнашкан 22 кеше эшкә урнаштырылган.
Эшкә урнаштыру мөмкинлекләрен киңәйтү максатыннан Казанның эш белән тәэмин итүчеләреннән сораштыру үткәрелгән. Аның нәтиҗәләре буенча 41 эш бирүче махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә урнаштыруга юнәлдерелгән 1800 вакансия тәкъдим итә