Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.11.2022, 13:12

Казанда мобилизацияләнүчеләр һәм Лисичанск халкына гуманитар ярдәм җыю пунктлары ачылды

Шәһәрлеләр волонтерларга җылы кием, медикаментлар, азык-төлек тапшыра ала.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче ноябрь, Юлия Летникова). Бүген Казанда мобилизацияләнгән шәһәр кешеләре, аларның гаиләләре, «Тимер» һәм «Алга» батальоннары хезмәткәрләре, шулай ук Лисичанск халкы өчен гуманитар ярдәм җыю буенча 17 пункт эшли башлады. 12 җыю ноктасы спорт учреждениеләрендә, калганнары сәүдә объектлары базасында урнашкан. Авиатөзелеш районының Копылов урамы, 1а адресы буенча урнашкан пунктларның берсендә бүген шәһәр Башкарма комитетының Кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов булып кайтты.

«Бүгенге көннән башлап теләгән һәркем әйберләрне бер пунктка алып килә ала – хәзер бозылмый торган азык-төлек товарлары, җылы кием-салым һәм оекбашлар, медикаментлар, шәхси гигиена чаралары кирәк, әмма халыктан килгән һәр ярдәмгә дә шат булачакбыз. Ихтыяҗлар исемлеге формалаштырылган, ул заявкалар буенча тулыланачак», – диде Р.Фазылҗанов. Мобилизацияләнүчеләр һәм Лисичанск халкы өчен кирәкле исемлекне «Игелекле Казан» сайтында табарга була. Кабул итү пунктларында волонтерлар казанлылар китергән әйберләрнең исәбен алып барачак, җыю ноктасы тулган саен, аларны Горький шоссесы, 53а адресы буенча урнашкан 800 кв. м мәйданлы үзәк складка алып китәчәкләр.

Кулланучылар базары комитеты рәисе аңлатып узганча, аларда гуманитар ярдәм җыю пунктларын урнаштыру өчен сәүдә объектлары биналарын эшмәкәрләр түләүсез нигездә тәкъдим иткән. Биналарның һәрберсе якынча 30 кв. метр мәйданны били. Хәзер пунктларны көнкүреш предметлары белән җиһазлау дәвам итә.

Гуманитар ярдәм җыю пунктларында ике сменада бердән өчкә кадәр волонтер эшли. Әйтик, Копылов ур., 1а адресында бүген халыктан ярдәмне өч кеше кабул итә, аларның берсе – көмеш волонтер Наилә Биктимерова. «Казан Мэры Илсур Метшин чакыруы буенча волонтерлар авыр шартларда булган мохтаҗларга ярдәм итү өчен җыю пунктларында эшләргә кушыла. Бүгенге көндә 55 волонтер эшләргә теләк белдерде, график төзелде, аның буенча 17 ноктада эшләячәкбез, – дип сөйләде волонтер. – Гуманитар ярдәм – шәһәрлеләр катнашырга тиешле мөһим эш. Без булышмасак, мохтаҗларга кем ярдәм итәр соң».

Н.Биктимерова сүзләренчә, пунктлар бүген генә ачылуга карамастан, аларда эш алгоритмы җайга салынган инде. Волонтерларның китерелгән товарлар санын язып бара торган исемлекләре бар. Бүген пунктларга әйберләрне – продуктларны, медикаментларны, киемнәрне сортларга аеру өчен тартмалар килә. Үзәк склад белән дә элемтә җайга салынган: шалтырату буенча йөк машинасы, көн дәвамында килеп, комплектланган ярдәмне алачак.

Копылов ур., 1а адресындагы җыю пунктына инде 35 балаклава тапшырылган –ярдәмне Казанда яшәүче битараф булмаган Антон Гусникин күрсәткән. Казанлылар көн саен 10:00 дән 20:00 гә кадәр складларга әйберләр китерә ала. Уңайлы булсын өчен һәр нокта «Игелекле Казан» логотибы белән билгеләнгән.

• Гуманитар ярдәм җыю пунктлары
• Адоратский, 12;

Копылов, 1а;

Гәрәев, 92;

Восстание, 115а;

Курск, 10б;

Халтурин, 3 («Баско» СК);

Ленинград, 26 («Мотор» СК);

Ваһапов, 17а ( «Ак Бүре» УСК);

Гаврилов, 48а («Алтын алка» СК);

Чуйков, 8 («Ватан» СК);

Химиклар, 40 («Форвард» СК);

Җ.Фәйзи, 2а (Бокс һәм өстәл теннисы үзәге);

Футбол,1 («Локомотив» стадионы);

Гагарин, 56 («Тасма»);

Ташаяк, 2а (Үзәк стадион);

Стадион, 1а («Ракета» стадионы);

Н.Ершов, 7 («Хезмәт резервлары» стадионы).

Исегезгә төшерәбез, хезмәткәрләре үзәкләштерелгән ярдәм җыюда катнаша торган предприятиеләр әйберләрне складка чыгаруда ярдәм ала ала. Тулырак мәгълүматны «Игелекле Казан»ның +7(843)558-74-18 кайнар линиясе телефоны аша белергә мөмкин.

Фоторепортаж
Казанда мобилизацияләнүчеләр, аларның гаиләләре һәм Лисичанск халкына гуманитар ярдәм җыю пунктлары ачылды
Видеорепортаж
03.11.2022 11:50
Казанда мобилизацияләнүчеләр, аларның гаиләләре һәм Лисичанск халкына гуманитар ярдәм җыю пунктлары ачылды
Барлык яңалыклар

Казанда мобилизацияләнүчеләр һәм Лисичанск халкына гуманитар ярдәм җыю пунктлары ачылды

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче ноябрь, Юлия Летникова). Бүген Казанда мобилизацияләнгән шәһәр кешеләре, аларның гаиләләре, «Тимер» һәм «Алга» батальоннары хезмәткәрләре, шулай ук Лисичанск халкы өчен гуманитар ярдәм җыю буенча 17 пункт эшли башлады. 12 җыю ноктасы спорт учреждениеләрендә, калганнары сәүдә объектлары базасында урнашкан. Авиатөзелеш районының Копылов урамы, 1а адресы буенча урнашкан пунктларның берсендә бүген шәһәр Башкарма комитетының Кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов булып кайтты.

«Бүгенге көннән башлап теләгән һәркем әйберләрне бер пунктка алып килә ала – хәзер бозылмый торган азык-төлек товарлары, җылы кием-салым һәм оекбашлар, медикаментлар, шәхси гигиена чаралары кирәк, әмма халыктан килгән һәр ярдәмгә дә шат булачакбыз. Ихтыяҗлар исемлеге формалаштырылган, ул заявкалар буенча тулыланачак», – диде Р.Фазылҗанов. Мобилизацияләнүчеләр һәм Лисичанск халкы өчен кирәкле исемлекне «Игелекле Казан» сайтында табарга була. Кабул итү пунктларында волонтерлар казанлылар китергән әйберләрнең исәбен алып барачак, җыю ноктасы тулган саен, аларны Горький шоссесы, 53а адресы буенча урнашкан 800 кв. м мәйданлы үзәк складка алып китәчәкләр.

Кулланучылар базары комитеты рәисе аңлатып узганча, аларда гуманитар ярдәм җыю пунктларын урнаштыру өчен сәүдә объектлары биналарын эшмәкәрләр түләүсез нигездә тәкъдим иткән. Биналарның һәрберсе якынча 30 кв. метр мәйданны били. Хәзер пунктларны көнкүреш предметлары белән җиһазлау дәвам итә.

Гуманитар ярдәм җыю пунктларында ике сменада бердән өчкә кадәр волонтер эшли. Әйтик, Копылов ур., 1а адресында бүген халыктан ярдәмне өч кеше кабул итә, аларның берсе – көмеш волонтер Наилә Биктимерова. «Казан Мэры Илсур Метшин чакыруы буенча волонтерлар авыр шартларда булган мохтаҗларга ярдәм итү өчен җыю пунктларында эшләргә кушыла. Бүгенге көндә 55 волонтер эшләргә теләк белдерде, график төзелде, аның буенча 17 ноктада эшләячәкбез, – дип сөйләде волонтер. – Гуманитар ярдәм – шәһәрлеләр катнашырга тиешле мөһим эш. Без булышмасак, мохтаҗларга кем ярдәм итәр соң».

Н.Биктимерова сүзләренчә, пунктлар бүген генә ачылуга карамастан, аларда эш алгоритмы җайга салынган инде. Волонтерларның китерелгән товарлар санын язып бара торган исемлекләре бар. Бүген пунктларга әйберләрне – продуктларны, медикаментларны, киемнәрне сортларга аеру өчен тартмалар килә. Үзәк склад белән дә элемтә җайга салынган: шалтырату буенча йөк машинасы, көн дәвамында килеп, комплектланган ярдәмне алачак.

Копылов ур., 1а адресындагы җыю пунктына инде 35 балаклава тапшырылган –ярдәмне Казанда яшәүче битараф булмаган Антон Гусникин күрсәткән. Казанлылар көн саен 10:00 дән 20:00 гә кадәр складларга әйберләр китерә ала. Уңайлы булсын өчен һәр нокта «Игелекле Казан» логотибы белән билгеләнгән.

Гуманитар ярдәм җыю пунктлары

Адоратский, 12;