В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу ремонт эшләре белән бәйле
Казанда Чехов һәм Достоевский урамнары кишәрлекләрендә транспорт хәрәкәтен вакытлыча чикләячәкләр. Бу ремонт эшләре белән бәйле, бу хакта шәһәрнең тышкы төзекләндерү комитеты хәбәр итә.
25 июньнән 10 июльгә кадәр Чехов урамында, Достоевский урамындагы 30 нчы бина тирәсендә хәрәкәт чикләнәчәк.
Шулай ук бу вакытта Достоевский урамы буенча, Волков урамыннан Чехов урамына кадәр кишәрлектә хәрәкәт чикләнәчәк.