В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Смена» заманча мәдәният үзәгендә текстлар һәм музыкаль композицияләр язарга өйрәтәчәкләр
27-31 октябрь көннәрендә «Смена» заманча мәдәният үзәгендә эксперимент буларак «Рифмалар һәм ритмнар» дип аталган музыкаль-шигъри лаборатория эшләячәк. Проект бушлай оештырыла.
Проектта катнашучылар ике юнәлештә көч сынашачак. «Рифмалар» төркеменә текстлар язу үзенчәлеге турында мәгълүмат биреләчәк. «Ритмнар» төркемендәге яшьләр исә компьютер технологияләре ярдәмендә көйләр язу мөмкинлеген үзләштерәчәк, алар язмаларны эшкәртергә һәм әзер трекларны җыярга өйрәнәчәк, дип хәбәр итә «Смена» заманча мәдәният үзәге матбугат хезмәте.
Лабораториянең финал өлешендә, текстларны һәм көйләрне тулы кыйммәтле композициягә әйләндерү максатыннан командалар берләшәчәк. Сәләтле яшьләр белән тәҗрибәле остазлар – бүгенге көндә музыка сәнгатен үстерүче белгечләр һәм мәдәни проект продюсерлары эшләячәк.
Яшьләр тарафыннан иҗат ителгән эшләнмәләр тупланган тулы кыйммәткә ия музыкаль альбом эшнең нәтиҗәсе булачак. Аны декабрь аенда «Смена» тарафыннан үткәреләчәк Кышкы китап фестивале кысаларындагы концертта халыкка тәкъдим итәчәкләр.
Лаборатория эшендә катнашу өчен гаризаларны 19 октябрьгә кадәр сылтама аша калдырырга кирәк. Сайлап алынган катнашучыларның исемнәре 24 октябрьдә игълан ителәчәк.
Дәресләр көн саен 15:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр Борхан Шаһиди урамы, 7 йорт («Смена» заманча мәдәният үзәге) адресы буенча узачак.