Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.11.2025, 16:01

«Апуш» театр студиясе «Свободное пространство» фестивалендә җиңү яулады

Бәйгедә яшь казанлылар драматург Гөлүсә Батталова әсәре буенча сәхнәләштергән «Көндәлек» спектаклен тәкъдим итте

Бөтенроссия «Свободное пространство» театр фестиваль-лабораториясе фотосы

«Апуш» татар балалар театр студиясе 9–12 ноябрьдә Мәскәүдә узган V Бөтенроссия «Свободное пространство» театр фестиваль-лабораториясендә катнашып, I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды һәм тагы ике номинациядә җиңү яулады. Яшь артистлар бәйгедә драматург Гөлүсә Батталова әсәре буенча сәхнәләштергән «Көндәлек» спектаклен тәкъдим итте. Спектакльнең режиссеры – студия җитәкчесе, актерлык осталыгы остазы Алия Фәйзрахманова.

«Без инде апушлыларның җиңүләренә шул дәрәҗәдә күнектек ки, аларны гадәти бер әйбер кебек кенә бәялибез бугай. Әмма һәр җиңү – ул безнең студиядә шөгыльләнүче шәкертләрнең һәм остазларның армый-талмый эшләү нәтиҗәсе, тизлекне киметмәскә тырышу, югары үрләр яулау теләге, - дип билгеләп үтте Казанның вице-мэры Гүзәл Сәгыйтова. – Гөлүсә Батталованың «Көндәләк» әсәре буенча куелган спектакльнең җиңүе бу юлы аеруча кыйммәтле. Әлеге пьеса, үз чиратында, Казан Мэриясе тарафыннан балалар һәм яшүсмерләр аудиториясе өчен оештырылган «Алмачуар» татарча пьесалар бәйгесендә җиңү яулаган иде. Күрәсезме, бер-бер артлы күпме җиңү җепләре сузыла! Минемчә, бу безнең дөрес юнәлештә хәрәкәт итүебезне раслый торган зур күрсәткеч. «Көндәлек» пьесасы Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган булуы белән дә аерым игътибарга лаек. Бу чын вакыйгаларга нигезләнгән сугыш чоры балаларының тарихы. Апушлылар хәтта Әтнә районына барып, пьесаның прототиплары белән очрашты».

Казан коллективы В.Маяковский исемендәге данлыклы Мәскәү академия театры сәхнәсендә чыгыш ясады. Яшь артистлар спектакльне рус теленә синхрон тәрҗемә белән татар телендә уйнады, дип хәбәр итә шәһәрнең тел мәдәнияте өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.

Иҗади бәйгедә бөтен Россиядән 11 театр коллективы катнашкан. Алар тамашачыга түбәндәге биш номинация: «Нәфис сүз», «Әдәби-музыкаль композиция», «Театр», «Премьерага юл» һәм «Пластик театр» буенча 16 спектакль тәкъдим иткән.

«Апуш» студиясе «Театр» номинациясендә I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булган һәм «Иң яхшы режиссер эше» номинациясендә җиңү яулаган. Шулай ук иҗат төркеменә «Милли мәдәни гореф-гадәтләрне саклауга һәм татар телендә театр сәнгатен үстерүгә юнәлдерелгән спектакль» дигән махсус бүләк тапшырылган.

Узган ел «Көндәлек» пьесасы Казан Мэриясе тарафыннан балалар һәм яшүсмерләр аудиториясе өчен оештырылган «Алмачуар» татарча пьесалар бәйгесендә җиңү яулаган иде. Әлеге биографик драма Җиңүнең 80 еллыгына һәм сугышны кичкән әби-бабаларыбызга багышлана.

Моннан тыш, «Апуш» студиясе Казан театрларында да чыгыш ясый. Алдагы спектакльләр 14, 15 һәм 16 ноябрь көннәрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының универсаль залында узачак. Яшь артистлар тамашачыларга «Кечтүк», «Көндәлек» һәм «Мәкәрҗәдә театр» спектакльләрен тәкъдим итә.

Исегезгә төшерәбез, «Апуш» студиясе 2022 елның мартында Казан мэры патронажы астында ачылган иде.

Барлык яңалыклар