В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Программада – костюмнар күрсәтү, вокаль чыгышлар һәм паназиат стритфуды
В.И.Ленин исемендәге КДКда 6 сентябрьдә Yokai Matsuri гаилә аниме-фестивале узачак. Шәһәр халкын һәм кунакларын вокаль чыгышлары һәм театр тамашалары белән яңартылган программа көтә.
Аниме-фестиваль – заманча сәнгатьне халык традицияләре белән берләштерүче мәдәни вакыйга. Фестиваль мәйданчыгында 18 номинациядә конкурс узачак, анда фольклор геройлары һәм тарихи персонажлар костюмнарын күрсәтәчәкләр.
Шулай ук катнашучылар этностильдә фан-арт, манга-комикслар һәм AMV-клиплар булдыруда осталыкларын күрсәтәчәкләр. Катнашу өчен сылтама буенча 24 августка кадәр гариза бирергә кирәк.
Аниме-фестиваль кунаклары паназиат стритфудын авыз итә, мастер-классларга кушыла һәм лекцияләр тыңлый алачак, дип хәбәр иттеләр ТР «Алдынгылар хәрәкәте» матбугат хезмәтендә.
Мәдәни вакыйга 12:00 дән 20:00 гә кадәр дәвам итәчәк. Керү – бушлай, тамашачылар өчен теркәлү якын арада ачылачак.