Бу атнада Казан Кремлендә бушлай чаралар узачак. Шәһәрлеләр өчен клоунада жанрында спектакльләр, бию буенча мастер-класслар һәм ачык һавада кино күрсәтүләр әзерләнде.
8 августта Казан Кремленең Гавами урыннары ишегалдында күпжанрлы артист Руслан Риманас клоунада жанрында «Әби сандыгы» спектаклен тәкъдим итәчәк. Башлана 18:00 сәгатьтә. Шул ук көнне авыл ишегалдында «Танцуй в Углу» документаль фильмы күрсәтеләчәк, аның сюжетында бию белән шөгыльләнүче инвалидлар тарихы. Фильм дәвамында геройлар бию куелышына әзерләнәләр һәм үз язмышлары турында сөйлиләр, заманча җәмгыятьтә инвалид кешенең тормышы турында фикер алышалар. Башлана 20:30 да.
Шимбә көнне, 9 августта, Руслан Риманас яңадан «Әби сандыгы» спектаклен тәкъдим итәчәк. Барлык теләүчеләрне ишегалдына 15:00 һәм 17:00 сәгатькә чакыралар. Шуның белән беррәттән Кол Шәриф мәчете янындагы мәйданда «Татар биюе ритмында» бию мастер-классы оештырыла. Катнашучыларны 14:00, 15:00 һәм 16:00 сәгатьтә көтәләр.
Шул ук көнне кич белән Гамави урыннар ишегалдында «Великолепная пятерка» мультфильмының кинокүрсәтүе узачак. Фильмның сюжетында дуслары белән бергә танылган балеринаның урланган таҗын эзләргә киткән йортсыз эт Самсон тарихы. Казанлыларны бөтен гаиләсе белән ачык һавадагы киносеанска 20:30 да чакыралар.
Якшәмбе, 10 августта, клоун һәм актер Руслан Риманас «Клоун Ку. Гадәти булмаган тамаша», ул 15:00 һәм 17:00 сәгатьтә булачак.
Теләге булган һәркем катнаша ала. Керү ирекле.