В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Белгечләргә консультация сорап, шулай ук хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгы алу яки ташламалар белән бәйле мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин
Фото: Денис Гордийко
«Хезмәттәшлек кысаларында белгечләр гражданнарга аларга тиешле түләүләр һәм ташламалар турында консультацияләр бирәләр, хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыкларын рәсмиләштерергә ярдәм итәләр. Мондый эш форматы дәүләт хезмәтләреннән файдалану процессын тизләтергә мөмкинлек бирә», – дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.
Хәрбиләрнең гаиләләренә аерым игътибар бирелә. Әйтик, хәрби хезмәткә чакырылган, шул исәптән мобилизация буенча хезмәт итүче хәрбинең баласына айлык пособие түләнә. Түләүләр бала туган көннән алып аңа өч яшь тулганчы билгеләнә, әмма әти кеше хәрби хезмәт үтә башлаган көннән дә иртәрәк түгел. 2024 елда пособие күләме 16 мең 698 сумны тәшкил итә.
Вакытлы хезмәткә чакырылган хәрбинең йөкле хатынына 38 мең 963 сум күләмендә түләү каралган.
Моннан тыш, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре бердәм пособие алуга гариза тапшырырга мөмкин. Түләү билгеләгәндә, тормыш иптәшенең керемнәре исәпкә алынмый. Мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылу фактын раслый торган документларны гариза бирүчеләр мөстәкыйль тапшырырга тиеш. Пособие ярты елга билгеләнә, шуннан соң аны озайтырга мөмкин.
Ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, өстәмә мәгълүматны +7(800)100-00-01 телефон номеры буенча белешергә мөмкин.