Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.01.2024, 14:08

Киров һәм Мәскәү районнары махсус хәрби операция зонасына кораллар, кирәк-яраклар һәм махсус җиһазлар белән җиде фура җибәргән

Администрациянең патронажы астында 800 дән артык гаилә бар

Фото: Денис Гордийко

Узган ел Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе эшмәкәрләр һәм битараф булмаган кешеләр белән бергә җылы әйберләр, азык-төлек һәм техника, төзелеш материаллары белән җиде гуманитар ярдәм фурасын җыйган һәм зонага җибәргән. Бу хакта шәһәр мэры Илсур Метшин алдындагы хисап барышында район башлыгы Сергей Миронов хәбәр итте.

«Куелган хәрби бурычларны нәтиҗәле үтәү өчен ун автомобиль тапшырылды, алар арасында «Нива», КАМАЗ, «Газель» бар. Шулай ук даими рәвештә квадрокоптерлар, төнлә күрү өчен махсус җайланмалар, тепловизорлар, тактик аптечкалар, җылылык пушкалары тапшырабыз. Мондый махсус җиһазлар артык булмый», – дип билгеләп үтте Сергей Миронов.

Йөкне формалаштыруда волонтерлар, мәсәлән, үзләре окоп шәмнәре ясаучылар, шулай ук битараф булмаган кешеләр зур ярдәм күрсәткән. Мәсәлән, Фәрит Гыйльфанов үзе буржуйка мичләре ясаган, ә аның хатыны махсус хәрби операция катнашучылары өчен йон оекбашлар бәйләгән. Шулай ук Залесный поселогында яшәүчеләр белән бергә ул маскировка челтәрләре үрүне һәм йокы капчыклары ясауны оештырган.

Сергей Миронов хәбәр иткәнчә, хәзер администрация патронажы астында 800 дән артык гаилә тора. Һәрберсенә барлык мәсьәләләр буенча элемтәдә торучы хезмәткәр беркетелгән. Мәсәлән, көнкүреш һәм төзелеш мәсьәләләрен хәл итүдә, медицина учреждениеләрендә дәвалануда һәм дарулар сатып алуда, мәктәп кирәк-яраклары һәм балалар киемнәре белән тәэмин итүдә адреслы ярдәм күрсәтелә.

Махсус хәрби операция вакытында районның 10 кешесе «Батырлык өчен» медальләре, «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены һәм Батырлык ордены алган.

Моннан тыш, Мәскәү районында (Воровский урамы, 25) җәй көне контракт хезмәтенә сайлап алу буенча шәһәр үзәге эшли башлады. Үзәк ярдәмендә контрактка кул куярга теләүчеләр төрле документлар, шул исәптән медицина белешмәләре җыю вакытын шактый кыскарткан.

Барлык яңалыклар