В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Алар өчен көз көне дә сменалар оештырачаклар
Ел башыннан Казанның мәктәп яны һәм шәһәр яны лагерьларында махсус хәрби операциядә катнашучыларның меңнән артык баласы бушлай ял итте. Бу 2023 елдагы күрсәткечтән 2,5 тапкырга артыграк. Бу категория льготага ия булганнар өчен сменаларны көз көне дә оештыралар, дип хәбәр итте аппарат киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина.
Учреждениеләр үсеп килүче буын белән патриотик эш алып баруны дәвам итәләр. Җәй дәвамында лагерьларда «Солдатка хат» Бөтенроссия акциясе узды – МХО катнашучыларына меңләгән балалар җылы сүзләр яза алды. Ял итүчеләр янына шулай ук сугышчан хәрәкәтләр ветераннары һәм сугышчылар да килде.
Быел «Якты җәй» лагерьара фестиваленең патриотик этабы сафка басу һәм җыр смотр-конкурсы форматында узды. Балалар виртуаль тирда төгәллекне тикшерделәр һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы экспонатлары белән таныштылар. «Киләсе елда әлеге форматны уздыру практикасын дәвам итәргә планлаштырабыз, ул егетләр тарафыннан уңай бәяләнә», – дип сөйләде спикер.
Ю.Гагарин исемендәге лагерьда ял итүче балалар 15 августта «Татарстан яшь армиячесе» диверсиягә каршы катерында булды – ул, төп урынына кайту юлында, шәһәрнең елга портына килеп туктаган иде. Ә «Сила в правде» Бөтенроссия акциясе кысаларында балалар тематик күргәзмәдә булдылар, анда флотилия көчләренең МХОдә катнашу трофейлары, мәгълүмати стендлар тәкъдим ителде. Экскурсиядә катнашучылар флотның үсеш тарихы турында белделәр, хәрбиләрнең батырлык һәм каһарманлык үрнәкләре белән таныштылар.
Исегезгә төшерәбез, җәй көне сәламәтләндерү учреждениеләрендә 36 меңнән артык Казан баласы ял иткән, бу 2023 ел белән чагыштырганда өч меңгә күбрәк. Балалар өчен 157 мәктәп яны, 26 шәһәр читендәге сәламәтләндерү лагере, 157 хезмәт һәм ял лагере һәм «Галактика балалары» палаткалы лагере эшләде.