В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
3, 4 һәм 6 ноябрьдә шәһәр парковкасында шәхси транспортны бушлай калдырырга мөмкин
Казан халкы һәм башкала кунаклары 3, 4 һәм 6 ноябрьдә муниципаль парковкалардан бушлай файдалана алачак. Әлеге күренеш Халыклар бердәмлеге көнен һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көнен бәйрәм итүгә бәйле.
Исегезгә төшерәбез, ял һәм бәйрәм көннәрендә шәһәр парковкаларыннан бушлай файдаланырга була. Эш көннәрендә парковка өчен 8:00–19:00 вакыт аралыгында түләргә кирәк.
Алдарак Татарстан башкаласында 1 ноябрьдән 7 ноябрьгә кадәр Халыклар бердәмлеге көнен һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көнен бәйрәм итүгә багышланган бик күп чаралар оештырылачагы хакында хәбәр ителгән иде. Шәһәр халкы өчен концертлар, лекцияләр, әңгәмәләр, остаханәләр, китап һәм сәнгать күргәзмәләре, әдәби-күңел ачу чаралары уздырылачак.