Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.03.2023, 13:06

Мобилизацияләнгән казанлылар беренче тапкыр отпускка кайттылар

Иртән Үзәк стадионга килгән хәрбиләрне туганнары һәм якыннары каршы алды.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче март, Диана Жиленкова). Бүген Казанга махсус хәрби операция зонасыннан мобилизацияләнгән шәһәрлеләрнең беренче партиясе килде, аларга ил Президенты Владимир Путин боерыгы буенча отпуск бирелде. Алар белән бергә республика башкаласына Башкортстан, Марий Эл, Чувашия һәм Удмуртиядән чакырылган хәрби хезмәткәрләр кайтты. Иртән дүрт автобуста кайткан хәрбиләрне Үзәк стадион янындагы парковкада туганнары һәм якыннары каршы алды.

Иртәдән үк Үзәк стадион мәйданчыгында республика районнары һәм шәһәрләреннән автобуслар дежур тора, алар мобилизацияләнүчеләрне өйләренә алып кайтырга дип килгәннәр. Монда Казаннан туганнары да көтәләр иде. Мобилизацияләнүчеләрнең берсенең хатыны Анна сөйләвенчә, аның ирен ноябрь башында хезмәт итәргә чакырганнар. Ике ай дәвамында ул «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә әзерлек үтә. Хәрби зонада булган вакытта ире атнага берничә тапкыр элемтәгә чыккан. Ә ике көн элек Анна үзе Донецкидан кайткан, анда ул ире белән очраша алган. «Сугышчыларыбызга бер генә теләк: нык торыгыз! Без сезнең белән һәм сезне көтәбез!» – диде ул.

Кызы белән ирен Балтач районы Чутай авылында яшәүче Рәшидә дә каршы алды. Аның ирен октябрьдә мобилизациялиләр. «Без бик сагынабыз! Кызым һәрвакыт әтисе турында сорый. Ял вакытында аның белән мөмкин булганча күбрәк вакыт үткәрергә телибез», – дип уртаклашты ул.

Автобуслар бер-бер артлы мәйданга керде. Аларны шунда ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның туганнары – хатыннары, әниләре, әтиләре – һәм дуслары чолгап алды.

Мобилизацияләнүчеләр берничә тәүлек юлда үткәрде, әмма тыныч тормышлы яңа шартларда булуга әле гадәтләнмәгән, дип тәэсирләре белән уртаклашты аларның берсе. Махсус хәрби операция зонасына җибәрер алдыннан ул «Казан Экспо»да әзерлек үткән. Аның сүзләренчә, алар белән яхшы инструкторлар эшләгән, аларны кирәкле күнекмәләргә өйрәткәннәр, бу исә алгы сызыкта ярдәм иткән. Мобилизацияләнүче отпускны хатыны һәм кечкенә кызы белән үткәрергә планлаштыра. Хатыны Екатерина сөйләвенчә, гаиләгә «Батыр» карточкасы бирелгән, аның буенча алар бала белән күптән түгел циркка һәм театрга барганнар.

Тагын бер мобилизацияләнгән казанлыны өйдә ике баласы көтә. Шәһәр хакимияте тарафыннан кабул ителгән ярдәм чаралары ярдәмендә өлкән балалары, мобилизацияләнгән казанлыларның барлык балалары кебек үк, мәктәптә бушлай туклана, ә кечесе балалар бакчасына бушлай йөри һәм шулай ук бушлай туклана. Моннан тыш, гаилә азык-төлек ярдәме ала. Ир-ат ялын туганнары белән өйдә үткәрергә планлаштыра. «Иң мөһиме – төшенкелеккә бирелмәү, без барысын да эшләрбез һәм тыныч күңел белән өйгә кайтырбыз дип ышанырга кирәк», - дип теләде ул барлык мобилизацияләнүчеләргә.

Мобилизациялән шәһәрлеләрне шулай ук шәһәр Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Булат Алиев һәм Социаль сәясәт идарәсе җитәкчесе Ирина Смирнова каршы алды.

Якын арада Татарстан башкаласына мобилизацияләнгән шәһәрлеләрнең киләсе партияләре ял итәргә кайтачак.

Исегезгә төшерәбез, февральдә Россия Президенты Владимир Путин, Федераль җыенга юллама белән чыгыш ясап, махсус хәрби операциядә катнашучыларның барысы да ярдәм чарасы буларак отпуск алачаклар дип белдерде. Республика хакимиятләре ярдәме белән хәрбиләрнең беренче партиясен өйләренә алып кайту оештырыла.

Сентябрь ахырында илдә өлешчә мобилизация игълан ителгәннән соң, Казан Мэры Илсур Метшин хәрби хезмәткә чакырылган шәһәр халкының гаиләләренә ярдәм чаралары турында хәбәр итте. Ташламалар исемлеге балалар бакчаларына бушлай йөрүне һәм аларда түләүсез туклануны, мәктәпләрдә бушлай ике тапкыр кайнар ашауны һәм җәмәгать транспортында түләүсез йөрүне үз эченә ала. «Батыр» картасы буенча балалар түләүсез мәдәният һәм спорт учреждениеләренә йөри ала. Барлык ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны KZN.RU порталындагы махсус бүлектә табып була.

Казанда шулай ук мобилизацияләнүчеләр һәм Татарстан шефлыкка алган Лисичанск шәһәрендә яшәүчеләр өчен гуманитар ярдәм җыю дәвам итә. Кабул итү пунктлары яшүсмерләр клубларында һәм спорт объектларында урнашкан һәм «Игелекле Казан» логотиплары белән билгеләнгән, ә йөкләрне комплектлауның төп үзәге Горький шоссесында урнашкан.

Быел ТР башкаласыннан Лисичанскига һәркайсы 100 тонна авырлыктагы ике партия гуманитар ярдәм җибәрелде. Соңгы тапкыр фуралар февральдә китте, процессны Илсур Метшин контрольдә тотты. Шефлык иткән шәһәр халкы өчен алты зур йөккә беренчел кирәк-яраклар, суүткәргечләрне торгызу өчен торбалар һәм башка төзелеш материаллары, УАЗ автомобиле, спорт инвентаре төялде, шулай ук аларга казанлылардан ярдәм сүзләре белән хатлар тапшырылды. Казан Лисичанскига барлыгы 725 тонна гуманитар йөк җибәрде.

Фоторепортаж
Мобилизацияләнгән казанлылар ТР башкаласына ялга кайттылар
Видеорепортаж
17.03.2023 11:46
Мобилизацияләнгән казанлылар ТР башкаласына отпускка кайттылар
Барлык яңалыклар