Ишегалдында урнашкан йортларда агымдагы һәм капиталь ремонт кысаларында подъездларның керү төркемнәре һәм түбә яңартылган. Ә Җиңү проспектындагы 78 нче йортның биш подъездында лифтлар алыштырылачак. Идарәче компания шулай ук чүп өчен яңа, нормативларга туры килә торган контейнерлар сатып алган.
Исегезгә төшерәбез, бүгенгә Азино-2 микрорайонында «Безнең ишегалды» программасы буенча 65 КФЙ территориясе ремонтланган. Барлыгы биш ел эчендә Совет районында 573 йортның ишегалды яңартылган, аларда 130 меңнән артык кеше яши.
Татарстан башкаласында алты ел эчендә, агымдагы елны да исәпкә алып, программа кысаларында 2742 йорт яны территориясе төзекләндереләчәк. Аларда 3,6 млн квадрат метрга якын асфальт-бетон өслек ремонтланачак. Нәтиҗәдә, ТИБ инвентаризациясе нигезендә, Татарстан башкаласында 733 ишегалды территориясен төзекләндерәсе калачак.
Анда шулай ук Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Альберт Шәйнуров, «Райжилуправление» ИК директоры Александр Поливин һәм башкалар катнашты.
Казанда агымдагы елда «Безнең ишегалды» республика программасы 85% ка үтәлгән. Төгәлләнгән объектлар арасында: Җиңү проспектындагы 76, 78, 80, 84, 88 номерлы биналар һәм Чишмәле урамындагы 1 нче йорт ишегаллары. 4 меңнән артык кеше өчен биредә асфальт тротуар барлыкка килгән. Көзен яшел зоналарда 1 мең куак утыртачаклар. Шулай ук подъездларның керү төркемнәре, тротуарлар, түбәләр тулысынча төзекләндерелгән, ә йортларның берсендә лифтларны алыштыру планлаштырылган. Казан мэры Илсур Метшин ишегалдында башкарылган эшләргә бәя бирде.

«Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашырганда без тулысынча төзекләндерүгә өстенлек бирәбез. Хәзер без Җиңү проспектында, анда алты йортның ишегалды территориясен яңарту тәмамланган. Биредә дүрт мең кеше яши. Алар өчен кече архитектура җиһазлары: яктырту терәкләре, юллар, шулай ук спорт белән шөгыльләнү мәйданчыклары булдырылган. Гомумән алганда, быел без 464 күпфатирлы йорт ишегалларын төзекләндерәбез һәм республика рәисе Рөстәм Нургалиевич программасы буенча быел планлаштырылган эшләрнең 85 процентын үтәүгә якынлашабыз», — диде Казан мэры Илсур Метшин.

Җиңү проспекты һәм Чишмәле урамнарындагы 1992-2000 елларда төзелгән йортлар җылылык челтәрләрен алыштырганнан соң үткәрелгән асфальт түшәмәләрне өлешчә генә төзәткәннәр.

«Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында ишегалдында тулы ремонт ясалган: юллар гына түгел, гомуми мәйданы 11,5 мең квадрат метр булган тротуарлар да яңартылган. Шулай ук янәшә урнашкан 156 нчы мәктәпкә һәм 149 нчы лицейга керү юллары ремонтланган.

Башкарылган эшләр парковка урыннарын 26 га арттырырга, аларның гомуми санын 290 га җиткерергә мөмкинлек бирде.

Ишегалдының үзенчәлеге — аның астыннан уза торган җылылык челтәрләре. Төзекләндерү вакытында моны исәпкә алганнар: коммуникацияләргә керү мөмкинлеген саклап калу һәм аларның зарарлануын булдырмау өчен челтәрләр өстендә чирәм чәчкәннәр һәм җәяүлеләр өчен юллар салганнар. Шулай итеп, ишегалдында гомуми мәйданы 2,8 мең квадрат метр булган җәяүлеләр зонасы барлыкка килгән.

Көзен территорияне өстәмә яшелләндерәчәкләр — бер мең куак утыртачаклар. Ишегалдында комлы заманча балалар мәйданчыгы ясалды. Анда балалар өчен уен корылмалары, таган, атынгычлар, шулай ук башка балалар һәм спорт җиһазлары урнаштырылган. «Без һәр ишегалдында сораулар белән очрашабыз. Кемгәдер подъезд янында эскәмиянең булуы ошый, ә кемгәдер юк. Берәүләргә яктырак яктырткычлар кирәк, ә икенчеләренең күзләренә алар төнлә каты яктырта. Без кешеләр өчен эшлибез. Диалогта күп теләкләр канәгатьләндерелсен, ә халыкка уңайлы ишегалды булсын өчен килешү эзлибез», – дип билгеләде шәһәр башлыгы Илсур Метшин.

Өстәмә рәвештә ишегалдында эскәмияләр, чүп савытлары, парковка баганалары һәм йөрү өчен чикләгечләр урнаштырылган. Уңайлы кичке сәяхәтләрне тәэмин итү өчен 72 яктырткычлы 41 багана урнаштырылган.

Ишегалдында урнашкан йортларда агымдагы һәм капиталь ремонт кысаларында подъездларның керү төркемнәре һәм түбә яңартылган. Ә Җиңү проспектындагы 78 нче йортның биш подъездында лифтлар алыштырылачак. Идарәче компания шулай ук чүп өчен яңа, нормативларга туры килә торган контейнерлар сатып алган.

Исегезгә төшерәбез, бүгенгә Азино-2 микрорайонында «Безнең ишегалды» программасы буенча 65 КФЙ территориясе ремонтланган. Барлыгы биш ел эчендә Совет районында 573 йортның ишегалды яңартылган, аларда 130 меңнән артык кеше яши.

Татарстан башкаласында алты ел эчендә, агымдагы елны да исәпкә алып, программа кысаларында 2742 йорт яны территориясе төзекләндереләчәк. Аларда 3,6 млн квадрат метрга якын асфальт-бетон өслек ремонтланачак. Нәтиҗәдә, ТИБ инвентаризациясе нигезендә, Татарстан башкаласында 733 ишегалды территориясен төзекләндерәсе калачак.

Анда шулай ук Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Альберт Шәйнуров, «Райжилуправление» ИК директоры Александр Поливин һәм башкалар катнашты.

2025-08-07T11:00:01+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.