Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.08.2023, 13:51

Илсур Метшин: «Махсус хәрби операцияләрдә катнашучыларның социаль ипотека буенча фатир алуга мөрәҗәгатьләрен өстенлекле тәртиптә караячакбыз»

2005 елдан башлап программа буенча 33 меңнән артык Казан гаиләсе торак сатып алган.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче август, Татьяна Марюхова). Казанда махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм һәлак булган мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре социаль ипотека буенча фатир ала алачак. Якын арада шундый ике гаилә мөрәҗәгатен караячаклар, тагын бер гаилә документлар биргән. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитетының Торак сәясәте идарәсе башлыгы Ренат Шәмсетдинов хәбәр итте.

«Торак программалары бик кыйммәтле, шуңа күрә чиратта торучыларның хәрәкәте теләгәнчә тиз түгел. Шуңа да карамастан, нәтиҗәләр бар. Льготникларның яңа категорияләре дә барлыкка килә, социаль ипотека программасы кысаларында махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен квота бүлеп бирелә. Әлегә мөрәҗәгатьләр аз, әмма якын арада аларның саны артачак дип фаразларга мөмкин. Әлбәттә, без мондый мөрәҗәгатьләрне өстенлекле тәртиптә караячакбыз», - дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин.

Ренат Шәмсетдинов сүзләренә караганда, соңгы алты айда 178 гаилә социаль ипотека программасында катнашуга гариза биргән. 2005 елдан башлап, ул старт алганнан бирле, торакны 33 меңнән артык гаилә сатып алган, соңгы дүрт елда – 6,5 мең гаилә. Яңа социаль ипотека йортларына күченү ел ахырында гына планлаштырыла. Хәзер Салават Күпере торак районында 564 фатирлы биш йорт төзелеше дәвам итә.

Моннан тыш, 2020 елдан программада, бюджетчылардан һәм предприятиеләрдән тыш, яшь гаиләләр катнаша ала, ир белән хатынның берсенең яше 35 яшьтән артмаска тиеш. Өч ел эчендә 2,2 мең шундый яшь гаилә яңа торак алган.

Татарстан башкаласында даими теркәлү булган очракта, гаиләнең бер әгъзасына 18 кв.м торак туры килсә, соципотека буенча фатирга дәгъва итәргә мөмкин. Түләү сәләте дә бәяләнә. Узган елдан башлап исәпкә кую өчен документларны ТР дәүләт хезмәтләре порталы яки шәһәрнең теләсә кайсы ноктасындагы КФҮ аша тапшырырга мөмкин.

«Исәпкә кую өчен гаилә башлангыч взнос кертергә тиеш, ул фатир бәясенең ким дигәндә 10% тәшкил итә. Хәзер торакның бер квадрат метрының бәясе 63 мең сум тәшкил итә, бу базарныкыннан берничә тапкырга түбәнрәк. Гаиләләр шулай ук ана капиталыннан файдалана ала, ә һәр бала туган саен калган бурычтан 200 мең сум акча күчерелә», – дип аңлатты Казан башкарма комитетының Торак сәясәте идарәсе башлыгы.

Документлар тапшыру вакытыннан алып фатир ачкычларын тапшырганчы уртача ике ай уза. Еш кына гаиләләр, файдалануга тапшырылган йортта торак сайласалар, фатирга бер айдан соң гына урнаша ала. Фатирлар финанс кертемнәрен һәм ремонтка вакыт таләп итми, чөнки чиста эшләнештә тапшырыла.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 07.08.2023
Видеорепортаж
07.08.2023 11:48
2005 елдан казанлыларның 33 меңнән артык гаиләсе социаль ипотека буенча яңа торак сатып алган
Барлык яңалыклар