Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.12.2025, 14:18

Илсур Метшин: «Инвесторларның Татарстан башкаласы белән кызыксынуы бик көчле»

Казан миллионлы шәһәрләр арасында җәлеп ителгән кертемнәр күләме буенча беренче урында

Денис Гордийко фотосы

2025 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча Казанда төп капиталга җәлеп ителгән инвестицияләр күләме 180 миллиард сумны тәшкил итә. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 15 процентка кимрәк. Әлеге күрсәткечнең кимүенә карамастан, Татарстан башкаласы миллионнан артык халкы булган шәһәрләр арасында эре һәм урта предприятиеләр тарафыннан төп капиталга кертемнәр җәлеп итү күләме буенча әйдәп баручы санала. Эре һәм урта предприятиеләрнең төп капиталга керткән өлеше 145 миллиард сум дип бәяләнә. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте.

«Әлбәттә, беркем дә чынбарлыкны яшерергә тырышмый. Инвестицияләрнең кимүен күрәбез, әмма шуңа да карамастан, инвесторларның Татарстан башкаласы белән кызыксынуы бик көчле. Моны беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча төп капиталга җәлеп ителгән 180 миллиард сумлык инвестицияләр раслый. Илдар Салихҗан улы үзенең чыгышында билгеләп үткәнчә, әлеге күрсәткеч буенча Казан миллионлы шәһәрләр арасында алда бара. Төгәлләнгән инвестиция проектлары бар. Рәисебез Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Инвестиция советы актив эшли. Казан буенча гына да 7 эре инвестиция объект хупланды», - дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы Илсур Метшин.

Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Инвестиция советында киң колачлы берничә тәкъдим хупланган. Алар арасында инвестицияләр күләме 105 миллиард сумнан артык булган «Төньяк капкалар» индустриаль паркын төзү проекты да бар, ул «Химград» технополисы белән чагыштырырлык эре сәнәгать мәйданчыгына әйләнәчәк. «Пилотсыз авиация системаларының фәнни-җитештерү үзәге» сәнәгать технопаркы тагын бер стратегия проекты булып тора, әлеге проект буенча 1,65 миллиард сум җәлеп итү күздә тотыла.

Әһәмиятле инвестпроектлар исәбенә шулай ук Киров дамбасы янындагы 7,2 миллиард сумлык күпфункцияле комплекс һәм 360 миллион сум кертемле крематорий төзелеше керә.

Чыгыш ясаучы билгеләп үткәнчә, төгәлләнгән яки гамәлгә ашырыла торган объектлар арасында – Кремль яр буе янындагы «Кайт» гастрономия комплексы (1,1 миллиард сум), Казан вертолет заводы базасындагы җитештерү буенча өйрәтү үзәге булган махсус механик эшкәртү үзәге, шулай ук төзекләндерелгән Мәскәү базары (1,5 миллиард сум). Шәһәрдә эшмәкәрлек өчен яңа мәйданчык – Горький шоссесында «Мегастиль» сәүдә комплексы ачылган, анда 16 мең квадрат метрдан артык мәйданда 750 дән артык сәүдә ноктасы урнашкан.

Перспективалы юнәлешләр арасында Юдино бистәсендә терлекчелектә сәнәгый гамәли генетика технопаркы – «ГенБиоТех» агробиотехнопаркы төзелеше шулай ук зур әһәмияткә ия. Әлеге проект нәтиҗәсендә 1,25 миллиард сум күләмендә инвестиция җәлеп ителәчәк.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Казан инвестицияләр җәлеп итү буенча миллионлы шәһәрләр рейтингында алдынгы урынны яулады.

Алдарак Дәүләт Советының XIV утырышы кысаларында Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнехановның еллык юллама белән чыгыш ясавы турында хәбәр ителгән иде. Чыгыш вакытында Татарстан рәисе 2026 елга төп проектларны игълан итте. Казанда ислам финанслары буенча Россиядә беренче AAOIFI вәкиллек үзәген ачу, шәһәр аэропортында яңа терминал төзү һәм Казан Богородица монастырен торгызу планлаштырыла. Шулай ук торак-коммуналь инфраструктураны һәм юл төзелешен яңартуга шактый кертемнәр кертү күздә тотыла.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 01.12.2025
Видеорепортаж
01.12.2025 13:19
Казан хезмәт хакы күләме буенча миллионлы шәһәрләр өчлегенә кергән
Барлык яңалыклар