В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Әлеге карар турында Казан Мэры Илсур Метшин аппарат киңәшмәсендә хәбәр итте
Фото: Денис Гордийко
«Бүген мәктәп яны лагерьларына гына түгел, шәһәр читендәге лагерьларга да юлламалар буенча мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләреннән 400 дән артык мөрәҗәгать бар. Алар, балалар көч һәм сәламәтлек туплый алсын өчен, мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләре өчен бушлай булачак», – диде шәһәр башлыгы.
Ул шулай ук җәмәгать транспортында ташламалы йөрү мөмкинлеген озайту турында хәбәр итте.
«Ташламалы юл йөрү мөмкинлеген озайту турында карар кабул ителде. Моңа кадәр алар уку елы тәмамланганчы гына гамәлдә иде, ә хәзер бу ярдәм чарасының гамәлдә булу вакыты арттырылган. Мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләренә җәмәгать транспортыннан файдалана алуларын җиткерүегезне сорыйм», – дип җиткерде Метшин.
Исегезгә төшерәбез, ТР башкаласында мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә социаль ярдәм чаралары гамәлдә кала. Әлеге чаралардан тыш, мәктәпкәчә учреждениеләргә бушлай йөрү буенча ташлама гамәлдә, ә «Батыр» картасы буенча балалар мәдәният һәм спорт учреждениеләренә бушлай йөри ала. Барлык кирәкле мәгълүматны KZN.RU порталындагы махсус бүлектә белергә мөмкин.