В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр хакимияте карарлары белән KZN.RU порталында танышырга була
Денис Гордийко фотосы
2026 елның 29 гыйнварындагы «Муниципаль хокукый актлар һәм башка рәсми мәгълүмат» челтәр басмасында (www.docskzn.ru) шәһәр хакимиятенең түбәндәге карарлары бастырылачак:
Казан шәһәре Думасының 2025 елның 17 июнендәге 1-39 номерлы карары
Дүртенче чакырылыш Казан шәһәре Думасының XXXIX сессиясе көн тәртибе турында
Казан шәһәре Думасының 2025 елның 17 июнендәге 2-39 номерлы карары
2030 елга кадәр (перспективада 2040 елга кадәр) Казанның тотрыклы үсеш стратегиясе турында
Казан шәһәре Думасының 2025 елның 17 июнендәге 3-39 номерлы карары
Бишенче чакырылыш Казан шәһәре Думасы депутатларын сайлауларны билгеләү турында
Казан шәһәре Думасының 2025 елның 17 июнендәге 4-39 номерлы карары
Казан шәһәре Думасының «2025 елга һәм 2026, 2027 елларның план чорына Казан шәһәре муниципаль берәмлеге бюджеты турында»гы карарына үзгәрешләр кертү хакында
Казан шәһәре Думасының 2025 елның 17 июнендәге 5-39 номерлы карары
Казан шәһәре Думасының «Җир салымы турында»гы карарына үзгәрешләр кертү хакында
Казан шәһәре Думасының 2025 елның 17 июнендәге 6-39 номерлы карары
2026 елга һәм 2027, 2028 елларның план чорына физик затлар кеременә салымнан Казан шәһәре муниципаль берәмлеге бюджетына түләүләрнең өстәмә нормативы белән бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияне алмаштыруны килештерү турында
Казан шәһәре Думасының 2025 елның 17 июнендәге 7-39 номерлы карары
Казан шәһәре Думасының 2011 елның 27 апрелендәге 14-5 номерлы «Казан шәһәренең муниципаль бүләкләре турында»гы карарына үзгәрешләр кертү хакында
Казан шәһәре Думасының 2025 елның 17 июнендәге 8-39 номерлы карары
Казан шәһәре Думасының 2022 елның 3 августындагы 24-15 номерлы «Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре турында»гы карарына үзгәрешләр кертү хакында
Казан шәһәре Думасының 2025 елның 17 июнендәге 9-39 номерлы карары
Казан шәһәре Думасының «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр кертү турында»гы карары проекты буенча ачык тыңлаулар хакында
Казан шәһәре Думасының 2025 елның 17 июнендәге 10-39 номерлы карары
Казан шәһәре Думасының 2006 елның 20 апрелендәге 14-8 номерлы «Гражданнарның җирле үзидарә органнарына юллаган мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү тәртибен һәм вакытын раслау турында»гы, 2021 елның 16 августындагы 5-8 номерлы «Казан шәһәренең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре турында»гы карарларына карата Казан шәһәре прокуратурасы протесты хакында
Казан шәһәре Думасының 2025 елның 17 июнендәге 11-39 номерлы карары
Казан шәһәренең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә территориаль рекреация зонасы (Р2) (218 номерлы контур) һәм күпкатлы торак төзелеше зонасы (Ж4) (69 номерлы контур) чикләрен үзгәртү өлешендә үзгәрешләр кертү турында
Казан шәһәре Думасының 2025 елның 17 июнендәге 12-39 номерлы карары
Казан шәһәренең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә табигать территорияләре территориаль зонасы (Р1) (47 номерлы контур) һәм шәхси һәм блоклап төзелгән торак төзелеше зонасы (Ж1) (128 номерлы контур) чикләрен үзгәртү өлешендә үзгәрешләр кертү турында
Казан шәһәре Думасының 2025 елның 17 июнендәге 13-39 номерлы карары
Казан шәһәренең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә территориаль рекреация зонасы (Р2) (90 номерлы контур) чикләрен һәм яр буе территорияләре ярдәмче зонасы (ПТ) чикләрен үзгәртү өлешендә үзгәрешләр кертү турында
Казан шәһәре Думасының 2025 елның 17 июнендәге 14-39 номерлы карары
Казан шәһәренең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә иҗтимагый-җитештерү объектларын урнаштыру территориаль зонасы чикләрен (ОП) (69 номерлы контур) һәм урам-юл челтәре ярдәмче зонасы (УДС), табигать-рекреация комплексы ярдәмче зонасы (ПРК) чикләрен үзгәртү өлешендә үзгәрешләр кертү турында
Казан шәһәре Думасының 2025 елның 17 июнендәге 15-39 номерлы карары
Казан шәһәренең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә урам-юл челтәре (УДС) ярдәмче зонасы чикләрен үзгәртү өлешендә үзгәрешләр кертү турында
Казан шәһәре Думасының 2025 елның 17 июнендәге 16-39 номерлы карары
Казан шәһәренең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә спорт объектларын урнаштыру территориаль зонасы (О5) (33 номерлы контур) һәм шәхси һәм блоклап төзелгән торак төзелеше зонасы (Ж1) (95 номерлы контур) чикләрен үзгәртү өлешендә үзгәрешләр кертү турында
Казан шәһәре Думасының 2025 елның 17 июнендәге 17-39 номерлы карары
Казан шәһәренең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә иҗтимагый функцияләр өлеше булган территориаль рекреация зонасы (Р3) (20 номерлы контур) һәм спорт объектларын урнаштыру зонасы (О5) (26 номерлы контур) чикләрен үзгәртү өлешендә үзгәрешләр кертү турында
Казан шәһәре Думасының 2025 елның 17 июнендәге 19-39 номерлы карары
Казан шәһәре Думасының «2023-2025 елларга Казан шәһәре муниципаль милкен хосусыйлаштыруның фаразлау планы (программасы) турында»гы карарына үзгәрешләр кертү хакында
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2025 елның 7 мартындагы 619 номерлы карары
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2016 елның 29 декабрендәге 5410 номерлы карары белән расланган Мамадыш Тракты урамындагы территорияне планлаштыру проектына үзгәрешләр кертү турында
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2021 елның 1 октябрендәге 2520 номерлы карары
Казан шәһәре Башкарма комитетының резерв фонды акчаларын тоту тәртибе турында нигезләмәне раслау хакында
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2025 елның 22 декабрендәге 4619 номерлы карары
2025 елда гомуми белем бирү фәннәре буенча халыкара олимпиадаларда җиңүчеләрне һәм аларны әзерләүче педагогларны бүләкләү турында
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2025 елның 22 декабрендәге 4620 номерлы карары
Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе карамагындагы муниципаль гомуми белем бирү учреждениеләренә 2025/2026 уку елында «Ихлас» инклюзив инновацион остазлык проектын оештыруга һәм уздыруга субсидияләр бирү күләмен һәм шартларын билгеләү тәртибе турында нигезләмәне раслау хакында
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2025 елның 23 декабрендәге 4641 номерлы карары
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2025 елның 24 октябрендәге 3715 номерлы «“2026-2028 елларга Казан шәһәре муниципаль идарәсенең цифрлы трансформациясе” муниципаль программасын раслау турында»гы карарына үзгәрешләр кертү хакында
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2025 елның 25 декабрендәге 4651 номерлы карары
2026 елда Казан шәһәренең җирле әһәмияткә ия гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында урнашкан муниципаль парковкалар (парковка урыннары) эше турында
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2025 елның 25 декабрендәге 4653 номерлы карары
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2018 елның 31 августындагы 4747 номерлы «Казан шәһәренең муниципаль яшьләр сәясәте оешмалары хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү шартлары турында»гы карарына үзгәрешләр кертү хакында
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2025 елның 25 декабрендәге 4655 номерлы карары
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2022 елның 18 гыйнварындагы 100 номерлы «Учреждениеләргә үзәкләштерелгән бухгалтерлык, хуҗалык-эксплуатация хезмәте күрсәтүне гамәлгә ашыра торган муниципаль учреждениеләр, оештыру һәм финанс эшчәнлеген тәэмин итә торган хезмәтләр хезмәткәрләренең хезмәте өчен түләү турында»гы карарына үзгәрешләр кертү хакында
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2025 елның 25 декабрендәге 4656 номерлы карары
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2025 елның 5 декабрендәге 4282 номерлы «Республика Яңа ел чыршысын әзерләү һәм аны уздыру чорында Казан шәһәренең урам-юл челтәре буенча транспорт чаралары хәрәкәтен чикләү турында»гы карарына үзгәреш кертү хакында
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2026 елның 13 гыйнварындагы 5 номерлы карары
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2023 елның 6 октябрендәге 3004 номерлы «“2024-2028 елларга Казан шәһәрендә физик культураны һәм спортны үстерү” муниципаль программасын раслау турында»гы карарына үзгәрешләр кертү хакында
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2026 елның 13 гыйнварындагы 12 номерлы карары
2026 елга Казан шәһәре Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты карамагындагы учреждениеләрнең финанс чыгымнары нормативларын һәм милкен карап тоту нормативларын раслау турында
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2026 елның 15 гыйнварындагы 30 номерлы карары
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2025 елның 5 декабрендәге 4292 номерлы «Террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау өлкәсендә социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыруда катнашучы гражданнар арасында шәһәр конкурсы турында»гы карарын гамәлдән чыккан дип тану хакында
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2026 елның 16 гыйнварындагы 38 номерлы карары
Казан шәһәре Башкарма комитетының аерым карарларын гамәлдән чыккан дип тану турында
«Муниципаль хокукый актлар һәм башка рәсми мәгълүмат» челтәр басмасында (www.docskzn.ru) Казан Мэрының карарлары һәм күрсәтмәләре, Казан шәһәре Думасы карарлары, Казан муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының күрсәтмәләре һәм карарлары, башка мөһим хәбәрләр һәм гомумшәһәр әһәмиятендәге документлар бастырыла.
«Муниципаль хокукый актлар һәм башка рәсми мәгълүмат» челтәр басмасы (www.docskzn.ru) эшчәнлегенә кагылышлы барлык сорауларны sbornik_kgoc@mail.ru электрон адресы буенча җибәрергә яки +7(843)299-18-72 телефон номеры аша мөрәҗәгать итәргә була.