Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.01.2026, 14:47

Альберт Шәйнуров: «Бу елгы кышкы сезонда без шәһәрдәге урам-юл челтәреннән 500 мең тоннага якын кар чыгардык инде»

Алдагы өч көндә кар явуы дәвам итәчәк

Марат Мөгыйнов фотосы

Узган тәүлектә Казанда көчле кар явуы теркәлгән – шәһәрдә айлык явым-төшем нормасының өчтән бере яуган. Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 15,5 мең тонна кар чыгарылган. Шушы вакыт эчендә шәһәрнең сигез кар эретү пункты 20 мең 940 тонна кар кабул иткән. Синоптиклар кар якындагы өч көндә туктамаячак, дип кисәтә. Шуңа бәйле рәвештә шәһәр хезмәтләре көчәйтелгән режимда һәм тәүлек буе эшләвен дәвам итә. Бүген көндез урамнарны кардан чистарту эшенә 505 берәмлек техника һәм 578 юл эшчесе җәлеп ителгән.

Кыш башыннан шәһәрдән барлыгы 495,7 мең тонна кар чыгарылган, урам-юл челтәрендә иминлекне саклау өчен бозлавыкка каршы 39,7 мең материал кулланылган.

«Узган тәүлектә айлык явым-төшем нормасының өчтән бере яуды. Безнең өчен бу көчле кар яву күренеше. Үзебездә булган барлык көчләрне эшкә җиктек, дип әйтәсе килә. Юлларны җыештыру эшенә 1 меңгә якын техника һәм 684 юл хезмәткәре җәлеп ителгән. Башкала урамнарыннан 15,5 мең тонна чамасы кар чыгарылган. Әлеге кышкы сезонда без шәһәрнең урам-юл челтәреннән 500 мең тоннага якын кар җыеп алдык инде. Юл хезмәтләребез көндез дә, төнлә дә өзлексез эшли. Кар явуын дәвам итә – без дә, булган барлык көчне туплап, эшне дәвам итәбез», - дип сөйләде Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Альберт Шәйнуров.

Ул эшләрнең төп өлеше машиналар агымы аз булган кичке һәм төнге вакытта башкарылуын билгеләп үтте. Көндез төп басым транспорт йөри торган юлларны чистартуга ясала. Төнлә юл хезмәтләре машиналары өемнәр ясап, карны себерәләр, шуннан соң әлеге массаны транспортка төяү һәм кар эретү станцияләренә озату эшләре башлана.

Узган тәүлектә юлларны җыештыру эшенә 964 берәмлек техника һәм 683 юл эшчесе җәлеп ителгән. Бозлавыкка каршы 1,5 мең тонна материал: 560 тонна реагент һәм 1 016 тонна ком-тоз катнашмасы тотылган.

Көчле кар явуы сәбәпле, кар эретү тәүлек буе алып барыла. 29–30 гыйнвар көннәрендә шәһәрнең сигез кар эретү пункты 20 мең 940 тонна кар кабул иткән. Бер тәүлек эчендә иң күп карны – 2 мең 395 тоннаны, җитештерүчәнлек куәте тәүлегенә 1 722 тонна дип исәпләнгән «Җиңү проспекты» кар эретү пункты кабул иткән. 10 декабрьдән 30 гыйнварга кадәрге кышкы көннәрдә шәһәрнең кар эретү пунктларына барлыгы 363 мең 635 тонна кар тапшырылган.

Исегезгә төшерәбез, Казанда Порт, Несмелов, Воровский, Васильченко, Тула, Кутуй урамнарында һәм Җиңү проспектында урнашкан 14 камералы сигез кар эретү станциясе эшли. Ике пункт җитештерүчәнлек куәте буенча тәүлегенә 1 722 тонна, тагын икесе – 1 148 тонна, калганнары 574 тонна кар кабул итә ала.

Кар эретү пунктлары арасында «Җиңү проспекты» иң зурысы санала. Ул 2012 елда файдалануга тапшырылган һәм шәһәрдә мондый төр объектларның беренчесе булып тора. Башта ул җитештерүчәнлек куәте буенча тәүлегенә 1 148 тонна кар кабул итә алган. 2020 елда станция төзекләндерелгән һәм өченче камера өстәлгән. Ә бу исә җитештерүчәнлек куәтен тәүлегенә 1 722 тоннага кадәр арттырырга мөмкинлек биргән.

Шәһәр халкыннан төнгә төп магистральләргә һәм юл кырыйларына автомобильләрен куеп калдырмауларын сорыйлар. Тиешсез урыннарга куеп калдырылган автомобильләр сыйфатлы җыештыру эшенә комачаулый.

«Шәһәр парковкалары» кушымтасын кулланучыларның барысы да парковка урыннарын җыештыру графигы белән даими танышып бара ала. Бу хакта мәгълүмат алу өчен пуш-хәбәрнамәне кабызу сорала.

Казанлылар юлларның һәм тротуарларның торышы турындагы хәбәрләрне @kznhelpbot телеграм-ботына юллый яисә +7(843)222-72-22 телефон номерына шалтыратып җиткерә ала.

Барлык яңалыклар