Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта

Проектлар

01.10.2020
Яшьләр парламенты Казан шәһәре Думасы каршындагы киңәшмә һәм консультатив орган булып тора. Парламентның беренче составы 2020 елның сентябрендә төзелгән. Бу бүлектә парламент составы һәм эшчәнлеге белән танышырга мөмкин.
01.02.2021
Казанны тугандаш шәһәрләр хәрәкәтенә кертү 1988 елда немец шәһәре Брауншвейг белән «Кардәшлек турында килешү» не имзалаудан башлана. Бүген Татарстан башкаласының дөньяның 25 илендә 74 кардәш шәһәре һәм партнеры бар. Бу бүлектә тугандаш шәһәрләр һәм партнерлар географиясе белән танышырга һәм һәр шәһәр турында тулырак белергә мөмкин.

20.01.2022
Әлеге проект Казан мэриясе эшчәнлеге белән танышырга теләүче студентлар өчен. Бү бүлектә стажировка узу турында белергә һәм анкета тутырырга мөмкин.
12.09.2023
Контракт буенча хезмәт – ул тотрыклы хезмәт хакы, социаль пакет, төрле ташламалар, акчалата компенсацияләр һәм наградалар.
26.02.2022
Ел саен Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестивале үткәрә. Әлеге фестиваль буыннар дәвамлылыгын саклап калырга, милли гореф-гадәтләр уртаклыгы нигезендә гаилә-туганлык бәйләнешләрен ныгытырга; үзенә күрә бер нәселнең, халыкның һәм туган якның тарихын өйрәнүгә этәргеч булырга; Татарстан халыкларының милли гореф-гадәтләрен, йолаларын торгызырга; гаилә иҗаты гадәтләрен үстерергә һәм ныгытырга, үсеп килүче буынга гүзәл, әхлакый һәм рухи тәрбия бирүдә аның ролен көчәйтергә юнәлтелгән.
10.10.2022
Казан Мэры Илсур Метшин кушуы буенча шәһәрдә мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм итү буенча штаб төзелде, ул туганнары повестка алган һәм мобилизацияләнгән кешеләр белән хезмәттәшлек итәчәк. Ташламалар үз теләкләре белән хәрби операциягә китүчеләр һәм контракт буенча хезмәт итүчеләр гаиләләренә кагыла. Әлеге биттә гамәлдәге ташламалар белән җентекләп танышырга һәм аларны ничек алырга һәм мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ничек булышырга икәнен белергә мөмкин.
01.03.2024
Казан мэры Илсур Метшин: «Без Казанны яшәү өчен иң уңайлы шәһәр итү максатын куйдык һәм бу юнәлештә зур юл уздык. Әмма бу күпдәрәҗәле бурыч. Аны хәл итүнең уңышы, шул исәптән хайваннар белән җаваплы эш итү проблемасын, куркынычсызлык һәм кешелеклелекнең мөһим факторы буларак, хәл итүне дә үз эченә ала. Бүген без Казанның ташландык хайваннарсыз шәһәр булуын телибез»
01.08.2018
«Инвестиция порталы» - сайтның әлеге бүлегендә Татарстан башкаласында үткәрелә торган инвестицияләр сәясәте белән танышырга мөмкин. Биредә Казанның инвестиция паспорты, индустриаль парклар һәм инвестиция проектлары, шәһәр икътисады һәм инвестицияләр турындагы яңалыклар күрсәтелгән карта басылып чыкты.
Порталның «Капиталь ремонт» проекты бүлегендә шәһәрлеләр 2024 елда капиталь төзекләндерү узарга тиешле йортлар, мәктәпләр, балалар бакчалары һәм яшүсмерләр клублары исемлеге белән таныша ала. Биредә объектларның адреслары белән карта, яңалыклар, капиталь төзекләндерү программаларында катнаша торган объектларның адреслы исемлеге һәм башка материаллар урнашкан.
Проект «алтын» яшьтәге өлкән буын кешеләрен мәдәни тормышка җәлеп итүгә, эчтәлекле күңел ачу чаралары белән тәэмин итүгә һәм катнашучыларны югары тормыш тонусында тотарга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. «Яшәү яме» бүлегендә клублардагы дәресләр җәдвәле, проект буенча дәресләр уздырыла торган мәдәният сарайлары, китапханә һәм паркларның адреслары белән танышырга мөмкин.